Барлык яңалыклар
Икътисад
19 февраль 2021, 11:21

Кайсы товарлар иң яхшысы?

“Башкортстанның иң яхшы товарлары” республика конкурсында – “Русиянең иң яхшы 100 товары - 2021” Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Башкортстан “Русиянең иң яхшы 100 товары” программасында ел саен алдынгы урыннар били; 2020 елда ул – 60 төбәк арасында 2нче урында. Республика конкурсы лауреатлары арасыннан 33 предприятие “Русиянең иң яхшы 100 товары” конкурсында җиңгән.

“Башкортстанның иң яхшы товарлары” конкурсы БР Хөкүмәтенең 2000 елның 24 ноябрендәге 1191 санлы күрсәтмәсенә ярашлы ел саен узгарыла.
Конкурс комиссиясе рәисе – Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры А.Г.Назаров.
Катнашу шартлары турында бөтен мәгълүмат “Башкортстан Республикасының Стандартлаштыру, метрология үзәге” ФБУ сайтында – www.bashtest.ru урнаштырылган.
Биредә үк сез “Башкортстанның иң яхшы товарлары - 2020” төбәк каталогының электрон версиясе белән таныша аласыз.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- производство-техник билгеләнештәге продукция;
- халык өчен сәнәгать товарлары (шул исәптән халык һәм художество кәсепләре әйберләре);
- азык-төлек товарлары;
- халык өчен хезмәтләр;
- производство-техник билгеләнештәге хезмәтләр.
“Башкортстанның иң яхшы товарлары” конкурсы кысаларында шулай ук заманча менеджмент ысулларын кертүче предприятиеләр өчен “Иң яхшы сыйфат менеджменты системасы”, “Сыйфат буенча иң яхшы менеджер” конкурслары үткәрелә.
Конкурста җиңүчеләр “Башкортстанның иң яхшы товарлары” һәм “Русиянең иң яхшы 100 товары” логотипларын реклама максатларында файдалану хокукы ала, бу кулланучыларның аларны тану һәм ышаныч дәрәҗәсен күтәрүдә булышлык итәчәк.
Гаризаларны һәм респуб- лика конкурс комиссиясе тарафыннан карауга документларны оештыру комитетына, “Башкортстан Республикасының Стандартлаштыру, метрология үзәге” ФБУга 2021 елның 1 апреленә кадәр тапшырырга кирәк. Адресы: Уфа шәһәре, Ибраһимов бульвары, 82, 7нче кат, 7-2 к. Телефон: (347) 272-87-77. Е-mail: [email protected].
Биредә шулай ук конкурсны үткәрү мәсьәләләре буенча консультация алырга була. Почта адресы: 450006, Уфа шәһәре, Ибраһимов бульвары, 55/59.
Читайте нас: