Барлык яңалыклар
Икътисад
19 февраль 2021, 11:24

Икътисади исәп алуда катнашыгыз!

Агымдагы елның тәүге яртысында узачак икътисади исәп алу Русиядә кече һәм урта малтабарлык секторының үсеш дәрәҗәсен киң колачлы тикшерүне күздә тота. Икътисади исәп алу барышында алынган мәгълүмат нигезендә дәүләт карарлары һәм ярдәм программалары кабул ителәчәк.

Тоташтан күзәтү 2007 елның 24 июлендәге “Русия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында” 209-ФЗ санлы Федераль законга ярашлы үткәрелә һәм кече һәм урта бизнес предприятиеләре эшчәнлегенә тыгылу булып тормый. Мәгълүм статистик күзәтү биш елга бер үткәрелә, һәм Русия Федерациясе законына ярашлы анда катнашу мотлак санала. Хуҗалык итүче субъектлар тутырылган отчетларны 2021 елның 1 апреленә кадәр кәгазь йөрткечтә почта яисә курьер аша да, шулай ук, отчетларның электрон версиясен тутыру юлы белән дә тапшыра ала.
Web-җыю технологиясе кулланылган отчетларны – 2021 елның 15 гыйнварыннан 1 апреленә кадәр, ә “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы” аша 1 марттан 1 майга кадәр тапшырырга кирәк.
Эшкуарлык эшчәнлеге турында мәгълүмат бирүдән баш тарткан өчен, тоташтан күзәтүнең расланган формаларына ярашлы, РФның Административ хокук бозулар турында Кодексы буенча административ җаваплылыкка тарттыру каралган. Хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан тапшырылган башлангыч мәгълүматлар бернинди шартларда да өченче затлар яисә чит оешмалар кулына эләкмәячәк. Росстат Сез тапшырган мәгълүматларның конфиденциальлеген гарантияли.
2021 елның 1 гыйнварына Благовар районы территориясендә 122 кече һәм микропредприятиеләр, 352 шәхси эшкуар теркәлгән. Малтабарларның барысы да, югары гражданлык җаваплылыгы күрсәтеп, отчетларын билгеләнгән вакытка тапшырыр дип ышанасы килә.
Сорауларыгыз булса, дәүләт статистикасының Языково авылындагы подразделениесе белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз. Бәйләнеш өчен телефоннар: 8(34747) 2-27-85, 2-26-33. Без райондагы һәр эшкуарның исәп алуда катнашуына, аңлылык һәм гражданлык позициясе күрсәтүенә өметләнәбез.
Луиза КАДЫЙРОВА, дәүләт статистикасының Языково авылындагы подразделениесе җитәкчесе.
Читайте нас: