Район хакимияте башлыгы Марат Йосыпов билгеләвенчә, бу әйбәт тәкъдим, өстәвенә, аның тәҗрибәсе дә бар инде. Киңәшмә йомгаклары буенча берничә уңайлы җир участогын карарга һәм территорияне төзекләндерү мәсьәләләрен тикшерергә карар ителде.
Хакимият җитәкчесе белдерүенчә, район территориясендә бизнес ачарга яисә үстерергә планлаштыручыларның барысына да булышлык күрсәтергә һәм ярдәм чаралары белән таныштырырга әзерләр.