Барлык яңалыклар
Икътисад
16 февраль 2021, 11:09

Сатып алучыларга сөю белән!

“Благовар” кулланучылар кооперативы быел да сатып алучылар өчен Гашыйклар көне уңаеннан бәйрәм оештырды. Хәер, “Дежурный” магазинына кайчан керсәң дә, шатланып каршы алалар.

Коллективтагылар район халкына җылы мөнәсәбәттә булуларын сүздә түгел, ә көндәлек эшләре белән исбат итәләр. Монда яңа пешкән тәмле камыр ашлары, үзләрендә җитештерелгән ярымфабрикатлар бетеп тормый. Шулай ук биредә һәрвакыт чиста һәм бар нәрсә тәртиптә. Сатучылар сиңа кирәкле товарны сайларга ярдәм итәргә әзер торалар.
Ассортиментка килгәндә, ул бай: туклану продуктлары, сөт һәм колбаса продукциясе, консервланган ризыклар, ярмалар, хуҗалык товарлары һәм башка кирәк-яраклар. Алар киштәләрдә һәркайсы үз урынын алган. Магазинда яшелчә-җимеш тә сатып алырга була. Ә пешерелгән яшелчәләр, камыр, әзер салатлар болай да йорт мәшәкатьләре тавык чүпләсә дә бетмәгән хуҗабикәләргә киеренке эш көненнән соң вакытларын янда калдырырга яисә көтмәгәндә килеп кергән кунакларны сыйларга ярдәм итә.
Коллективның көндәшлеккә сәләтлелеге бәхәссез, анда үз эшенең чын осталары сайлап алынган, иң мөһиме – барысы да үз эшен яратып башкара. Сатучыларның ихтирамлы мөнәсәбәте сатып алучылар күңелендә урын табар һәм, шуңа җавап итеп, “Благовар” кулланучылар кооперативы магазиннарына зур теләк белән йөрерләр дип ышанасы килә.
Түләүле нигездә бастырыла.
Читайте нас: