Барлык яңалыклар
Икътисад
12 февраль 2021, 16:35

Советның алтынчы утырышы узды

9 февральдә муниципаль район хакимиятенең конференцияләр залында Башкортстан Республикасы Благовар муниципаль районының дүртенче чакырылыш Советының алтынчы утырышы булды. Утырыш эшендә БР Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Спеле Владимир Иванович, муниципаль район хакимияте башлыгы Йосыпов Марат Азамат улы катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Р.Фәрхетдинов алып барды.

Чарага район җитәкчесе урынбасарлары, бүлек начальниклары, белгечләр, авыл биләмәләре башлык- лары, оешмалар, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, киң мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар чакырылган иде.
Еллык отчет доклады белән чыгыш ясадылар: муниципаль район хакимияте башлыгы М.Йосыпов – үзенең һәм муниципаль район хакимиятенең 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре, шул исәптән муниципаль район Советы тарафыннан куелган мәсьәләләрне хәл итү турында; район җитәкчесенең тормыш эшчәнлеге, төзелеш, архитектура, транспорт һәм элемтә мәсьәләләре буенча урынбасары Т.Мостаев, социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары И.Баһаутдинов, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Р.Харрасов, эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре һәм инвестицияләр буенча урынбасары В.Габдрахманов.
Арытаба Башкортстан Республикасы Благовар муниципаль район Советы рәисе Р.Фәрхетдиновның үзенең һәм муниципаль район Советының 2020 елдагы эшчәнлеге турында еллык отчеты; муниципаль район Советы секретаре Н.Садыйкованың “Башкортстан Республикасы Благовар муниципаль районының Контроль-исәп палатасы турында”; “Башкортстан Республикасы Благовар муниципаль районының бишенче чакырылыш Советы депутатларының 2021 елда гражданнарны кабул итү графигын раслау турында” чыгышы тыңланды.
Хакимият башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары И.Баһаутдинов Башкортстан Респуб- ликасы Башлыгының Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайга Юлламасының төп положениеләрен гамәлгә ашыру буенча Благовар муниципаль районында 2021 елга төп чаралар планын расларга тәкъдим итте.
Соңыннан Русия Эчке эшләр министрлыгының Благовар районы буенча бүлеге начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция подполковнигы Э.Нигъмәтуллинның — “Русия Эчке эшләр министрлыгының Благовар районы буенча бүлегенең 2020 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгаклары һәм алда торган чорга бурычлар турында”, Языково үзәк район дәваханәсе баш табибы А.Заһидуллинның “Районның сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2020 елдагы эшчәнлек йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында. Яңа төр коронавирус йогышы белән авыру торышы турында” отчетлары тыңланды. “Мәрхүмнәрне җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияләнгән исемлегенә ярашлы күрсәтелүче хезмәтләрнең бәяләрен раслау турында”; “Урындагы башлангычларга ярдәм проектында катнашу турында” мәгълүматлар яңгырады.
Лира ГАФАРОВА әзерләде.
Читайте нас: