Барлык яңалыклар
Икътисад
12 февраль 2021, 16:45

“Клиентның шәхси кабинеты” аша түләгез

“Электр энергиясе һәм чүп чыгару өчен почта аша түләгәндә 25 сум комиссия алуларын бу айда гына белдем. Сумма, тәү карашка, бәләкәй булса да, бер елда күп кенә җыела – 300 сум. Гади кешеләрнең, бигрәк тә пенсионерларның, кесәсенә суга торган бу чираттагы яңалык нәрсәгә бәйле?” – дип сорый Сынташтамак авылыннан хезмәт ветераны Әнисә Йосыпова.

Гәзитебезнең тугры дусы булган Әнисә апаның соравына җавап бирү өчен без Русия почтасы, Саклык банкы һәм Россельхозбанк вәкилләре белән бәйләнешкә кердек. Шулай итеп, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү кагыйдәләре узган елның 13 сентябрендә үк үзгәргән. Ә кайберәүләр моны яңарак кына белгән булып чыкты. Аңлатуларынча, бу комиссия 2020 елның 13 сентябрендә Хөкүмәтнең 2019 елның 5 сентябрендәге 1164 санлы Карары гамәлгә керүгә бәйле. Аңа ярашлы хезмәт күрсәтүчеләргә коммуналка өчен банклар һәм башка оешмалар аша түләү чыгымнарын үзләренең тарифларына өстәүне тыйганнар. Ягъни без бу комиссияне элгәре дә түләгәнбез, тик ул тарифка кушылган булган, һәм без аны күрмәгәнбез, чөнки ресурс белән тәэмин итүче оешмалар банклар һәм түләү агентлары белән үзләре сөйләшеп килешкән булган.
Хәзер исә электр энергиясе өчен почта бүлекләре аша түләгәндә түләү бәясенең 2%ы күләмендә комиссия яисә минимум – 25 сум тотып калалар. Барлык калган коммуналь хезмәтләр өчен элеккечә комиссиясез түлибез.
Саклык банкында комиссия күләме түләү ысулына бәйле. Касса аша түләү барына караганда кыйм-мәтрәк – түләү суммасыннан 3%, терминал аша һәм онлайн түләгәндә – 1%. Биредә комиссия электр энергиясе, су һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән капиталь ремонт өчен түләгәндә генә алына.
Ачыклануынча, комиссиянең иң зур проценты Россельхозбанкта – электр энергиясе өчен түләгәндә 60 сум. Ә газ, су һәм телефон өчен түләгәндә комиссия алынмый.
Коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә, мәсәлән, электр энергиясе өчен, комиссия тотып калмасыннар дисәгез, “ЭСКБ” җәмгыяте “Клиентның шәхси кабинеты”ннан файдаланырга тәкъдим итә.
Исәп приборлары күрсәткечләрен тапшыру һәм электр энергиясе өчен түләүне “Клиентның шәхси кабинеты”нда (ЛКК) бушлай башкарырга мөмкин. “ЛКК ЭСКБ” мобиль кушымтасын App Store һәм Google Playда табарга була. Анда теркәлү өчен e-mail, кесә телефоны саннары һәм сезнең шәхси исәп номеры кирәк. Ә җәмгыять сайтында www.bashesk.ru теркәлмичә һәм исәп приборлары күрсәткечләрен тапшырмыйча түләп була. Анда да комиссия алынмый.
Сорауларыгыз булса, 8-800-775-70-77, +7(347) 222-22-00, +7(347) 222-22-55 телефоннары аша Контакт үзәге операторларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин (дүшәмбе-шимбә 8дән 20 сәг. кадәр).
Әмма килеп туган хәлдә янә өлкән буын вәкилләре һәм интернеттан файдалана белмәүчеләр һәм коммуналь хезмәтләр өчен почта яисә банк кассалары аша түләүчеләр уңайсыз хәлдә кала.
Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: