Барлык яңалыклар
Икътисад
5 февраль 2021, 23:31

Идарәче компания кирәк

“Управдом” муниципаль форумы, ул күпфатирлы йортлар советы рәисләре, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм республика структуралары вәкилләре катнашлыгында үтте, бәхәсле мәсьәләләргә бай һәм нәтиҗәле булды. Йорт буенча җаваплылар су белән тәэмин итүгә тарифлар, гомум милекне капиталь ремонтлау, күпфатирлы йортларны тоту, подъездларны ремонтлау һәм гомумән районны үстерү буенча көнүзәк сораулар бирде.

Әйтергә кирәк, район хакимияте күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән һәрдаим бәйләнештә тора, Т.Ф.Мостаев кешеләрнең аһ-зарлары, аларны борчыган проблемалар белән һәрвакыт хәбәрдар. Гомумән алганда, районның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хәлгә төгәл бәя бирсәк, ул, ничек кенә парадоксаль яңгырамасын, идарәче компания дә, коммуналь предприятие дә булмауга карамастан, начар түгел. Бу кулдан идарә итү режимы аркасында шулайдыр, мөгаен, башкача әйткәндә, урындагы власть йортларда яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән очракта турыдан-туры ресурслар белән тәэмин итү оешмалары җитәкчеләренә чыга һәм аларның теге яки бу проблеманы хәл кылуын үтенә.
Уртак йортларында үз көчләре белән тәртип урнаштыруга ирешкән энтузиастлар, актив эшләүче йорт управляющийлары да бар. Район хакимияте башлыгы М.А.Йосыпов бик дөрес әйтте, бу кешеләр үзләренең инициативалы булулары белән геройга тиң, күп көч салып һәм түземлек күрсәтеп, фатир хуҗалары белән уртак тел табарга, бердәм тырышлык белән тәртип урнаштырырга омтылалар.
Әмма... хәл арытаба болай дәвам итә алмый. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне берничә ел дәвамында йортка идарә итү ысулын сайларга үгетли, бәхәсләшә торгач, Языково авыл Советы авыл биләмәсе конкурс үткәргән. Анда Уфа шәһәреннән “Северопосад” җәмгыяте җиңеп чыккан. Һәм хәзер күпфатирлы йортларда яшәүчеләр әлеге идарәче компания белән килешү төзергә тиеш.
Теләсә кайсы башка башлангычтагы сыман, йорт буенча җаваплылар бу юлы да әлеге компаниянең эшли башлаячагы турында хәбәрне шикләнебрәк кабул итте. Компания вәкиле П.А.Егоровка билгеләнгән эш һәм хезмәтләр төрләре, нормативларның никадәр үзләрен аклавы, штат һ.б. турында четерекле сораулар бирделәр.
Республика ведомстволары җитәкчеләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге форумны үзенчәлекле итте. Мәсәлән, форумда катнашучылар сорауларына ВКС режимда БРның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе С.Н.Бурдюк, “БР территориясендә урнашкан күпфатирлы йортлардагы гомум мөлкәтне капиталь ремонтлау төбәк операторы” фонды вәкиле Т.Н.Сәйфуллин җавап бирде.
Светлана Николаевна әйтүенчә, гыйнварда электр энергиясе һәм газ белән тәэмин итүгә бәяләр үзгәрешсез калган, алар план буенча агымдагы елның июленнән күтәреләчәк.
Су белән тәэмин итүгә һәм аны түгүгә тарифларның югары булуына бәйле сорауга килгәндә, С.Бурдюк билгеләвенчә, “Водхоз” җәмгыятенең тарифлары икътисади яктан нигезле, тәэминатчы хезмәтләр сыйфатын гарантияли һәм тәэмин итә. Шунысы игътибарга лаек, төрле яклап субсидияләү аркасында авыл җирендә яшәүчеләр электр энергиясе өчен кимрәк түли.
Таһир Назыйм улы Благовар районында йортларны капиталь ремонтлау буенча взносларның яхшы җыелуын билгеләде. Шул ук вакытта бурыч та юк түгел – 3,3 млн. сум. Гомум мөлкәтне капиталь ремонтлау республика программасына күпфатирлы 72 йорт кертелгән. 2014-2020 елларда 14 йортның түбәсе ремонтланган (18 млн. сум). 2020 елга кыска вакытлы планга ярашлы, Мирный авылында 2 йорт түбәсен ремонтлаганнар. 2021 елда Мирный авылы Криворотов урамындагы 17нче йорт түбәсен ремонтлау планлаштырыла.
Форумда катнашучы соравына җавап бирү барышында республика программасы кысаларында башка төр ремонт үткәрү мөмкинлеге турында информация яңгырады.
Киңәшмә эшендә, шулай ук, “Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык” МУПының 1нче зона буенча төбәк операторы вәкиле К.Н.Плотников һәм “Экологик технологияләр” җәмгыяте вәкиле О.В.Федоров катнашты. Ни гаҗәп, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәт вәкилләренә халык ягыннан бер дәгъва да ишетелмәде. Авылда һәм тоташ районда чисталык хөкем сөрә, чүп вакытында һәм тоткарлыксыз чыгарыла, кешеләрдә тарифлар да ризасызлык уятмый.
Чүпне аерым җыю турында сөйләргә иртәрәк әле – белгечләр шундый фикердә. Моның өчен башта сортларга аеру станциясе төзергә, төсле контейнерлар сатып алырга, халык арасында аңлату эше алып барырга кирәк.
Район җитәкчесе Языково авылында тормыш эшчәнлеген яхшырту, авылның эстетик йөзен җәлеп итүчәнгә әйләндерү өчен нинди эшләр планлаштырылуы турында сөйләде. Мәсәлән, Кармасан елгасы буасы буенда ял зонасы булдыру, район электр челтәрләренә каршы урап үтү юлы буенда яңа парк зонасы ачу нияте бар. Тагын аллеялар, шәһәр элементлары кертелгән скверлар булырга тиеш.
Шулай ук Марат Азамат улы йорт управляющийлары сорауларына җентекле җаваплар бирде, файдалы хезмәт белән шөгыльләнгәннәре өчен тагын бер тапкыр рәхмәт әйтте. Яңа идарәче компаниягә килгәндә, биредә, аныңча, аңлы һәм түзем булып, аларга үзләрен эштә күрсәтү мөмкинлеге бирү зарур. Чөнки күпфатирлы йортларга идарә итү бурычын үз өсләренә алырга теләүчеләр юк дәрәҗәсендә...
Нәтиҗә шундый: Языково авылында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр йортларны тоту һәм хезмәтләндерүгә бәйле проблемалар белән ялгыз калмасыннар өчен идарәче компания, сулар һава кебек үк, мөһим.
Читайте нас: