Барлык яңалыклар
Икътисад
5 февраль 2021, 23:51

Эшсезлекне киметү буенча чаралар күрелә

Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт һәм җәмгыятьнең иң актуаль тормыш өлкәләренең берсе булды һәм шулай булып кала. Безнең районда әлеге җәһәттән эшләр ничек тора? Үзәк районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең район бүлеге җитәкчесе З.Р.Галимова белән әңгәмәбез шушы хакта.

— Безнең хезмәтнең бурычы – хезмәт базарында киеренкелекне киметү. 2020 елның 12 аенда Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан эшсез гражданнарга пособие түләүгә республика бюджетыннан 41892,3 мең сум акча үзләштерелгән. 492 эшсез гражданин эшкә урнаштырылган (445 – контроль күрсәткеч). Гомум эш белән тәэмин итү 32,2% тәшкил итә. Мәшгульлек хезмәтенә район предприятиеләре һәм оешмаларыннан 1105 буш эш урыны турында гариза кабул ителгән. Оешма һәм предприятиеләргә агрономнар, ветеринарлар, водительләр, табиблар, контролерлар, шәфкать туташлары, операторлар, каравылчылар, сатучылар, тракторчылар, фельдшерлар һәм башка белгечләр таләп ителә.
— Зөмрә Руз кызы, эшсезләр санын киметү буенча нинди чаралар күрелә?
— Чараларның берсе – һөнәри укыту. Узган ел башыннан 54 кеше укып кайтты. Алардан 15 кеше – машина йөртүче; 12се – информацион системалар буенча белгеч; 8се – бухгалтер, 6сы маникюршага укыды. Әлеге ярдәм аркасында районда флористлар, керфек үстерү буенча осталар, кондитерлар, эретеп ябыштыручылар, электромонтерлар барлыкка килде. Һөнәри укуга җибәрелгән эшсез гражданнарга стипендия түләү өчен 336,1 мең сум акча бүленде.
Халыкка эшкә урнашуда булышлык күрсәтү өлкәсендә өстәмә чараларны гамәлгә ашыру кысаларында 3 эшсез граждан: пенсия алды яшендәге 2 кеше һәм бала карау буенча отпускта булган 1 хатын белем бирү сертификаты буенча уку үтте.
50 яшьтән узганнар өчен “Ворлдскиллс Россия” һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү махсус федераль программасы буенча 14 эшсез граждан, шул исәптән “Шәхси эшкуар” программасы буенча эш эзләүчеләр укып кайтты. Һәм, нәтиҗә буларак, соңгыларыннан 5 кеше үз эшен ачты.
Түләүле җәмәгать эшләре дә уңай нәтиҗә бирә, аларда 63 эшсез граждан катнашкан. Алар эшсезлек буенча пособие, җәмәгать эшләрендә катнашкан өчен мәшгульлек үзәгеннән матди ярдәм һәм эш бирүчеләрдән хезмәт хакы ала. Бу, билгеле, гаилә өчен бер дигән керем.
— Сезнең карашка, 2020 ел мәшгульлек өлкәсе өчен нинди булды?
— Башка еллардан аермалы буларак, катлаулы үтте, әлбәттә. Ковид-19 пандемиясенә бәйле, производстволар эшчәнлеге туктатылу, гражданнарны эштән бушатулар кебек авырлыклар күзәтелде. Безгә гражданнардан мөрәҗәгатьләр бик күп килде. Апрель-августта исәптә торучы эшсезләр саны 1000 кешедән артып китте. Алардан алынган гаризаларны эшкәртеп өлгерү һәм эшсезлек буенча пособиеләрне үзвакытында түләү өчен бәйрәм көннәрендә дә, ялларда да эшләргә туры килде. Эш күләме артуга карамастан, бүлек бюджеттан бүленгән бөтен акчаларны үзләштерә алды һәм алга куелган бурыч һәм планнарны үтәде
Даими партнерларыбыз – эш бирүчеләр ярдәмендә эшсезләрне һәм балигъ булмаганнарны, аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру күрсәткечләрен үти алдык. Әлеге җәһәттән “Благовар кошчылык заводы”, “Экспресс-плюс”, “СН-Продукт” җәмгыятьләрен, “Благовар” кулланучылар кооперативын, Языково үзәк район дәваханәсен, Языково, Былышлы, Кашкалаша, Первомайский авыл Советларын, Языково, Мирный, Благовар урта мәктәпләрен, шәхси эшкуар Ефименко Иван Львовичны билгеләп үтәр идем.
Шулай ук алар сафына яңалары да өстәлде. Болар – “Водхоз”, “Изгелек кыл” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге, “Башкир- агроинвест” җәмгыятьләре, ДОСААФ оешмасының урындагы бүлеге, шәхси малтабар Ибраһимов Тимур Марат улы.
Эльвира НАЗЫЙМОВА.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: