Благовар хәбәрләре
+16 °С
Облачно
ВКОК

Мунча фестиваленә рәхим итегез!

«На Рахате» Халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивале Уфада узачак.    

Мунча фестиваленә рәхим итегез!Мунча фестиваленә рәхим итегез!
Мунча фестиваленә рәхим итегез!

25-26 июльдә Уфада «Кашкадан» паркы территориясендә узачак «На Рахате» Халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивалендә үз башлангычлары белән илебез һәм чит ил вәкилләре уртаклашачак. Медицина туризмы өчен заманча карарларга, шифаханә өлкәсендә инновацияләргә, экологик ялга һәм базарның әйдәп баручы уенчылары белән тәҗрибә уртаклашуга басым ясалачак.

Фестиваль спортны, сәламәт яшәү рәвешен, фәнне, инновацияләрне һәм милли традицияләрне берләштерәчәк. Кунаклар өчен «мунча шәһәрчеге» эшләячәк. Анда мунча, чан һәм мич җитештерүчеләрнең 30дан артык күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук коллектив парлану өчен күчмә мунчалар, бассейннар һәм чаннар урнаштырылачак.

Фестивальдә Русия рекордлар китабына кертелгән, 400 литрлы су кою җайланмасын да күрергә мөмкин булачак. «Юматово», «Карагай» шифаханәләре, «Чеховский сосудистый центр» клиникасы һәм башка сәламәтләндерү учреждениеләре үз программаларын тәкъдим итәчәк. Теләүчеләр сәламәтлекләрен тикшертә алачак.

Моннан тыш, фитнес мәйданчыгы һәм «ГастроРахат» гастрономия фестивале эшләячәк. Программада осталык дәресләре һәм тәмләп караулар каралган. Фестивальнең төп вакыйгасы — 25 июльдә үтәчәк күмәк парлану буенча Русия чемпионаты финалы.

Фото: нарахате.рф

Читайте нас