Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
26 март 2021, 19:45

Ятимнәргә торак – чиратсыз

РФ Конституциясенең 40 мәддәсенә ярашлы һәркемнең торакка хокукы бар. Әлеге норманы үтәү максатында законда теге яки бу сәбәпләр аркасында авыр тормыш хәлендә калган аерым категория кешеләргә льготалы шартларда торак бирү мөмкинлеге каралган.

Бу кешеләр категориясенә шул исәптән ятим балалар һәм милкендә торак бина булмаган ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар керә. Гамәлдәге законга ярашлы, әлеге категория гражданнарга мотлак рәвештә уңайлыклары булган торак бина бирелергә тиеш.
Район прокуратурасы гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау чикләрендә, шулай ук торак законы нормаларын үтәү максатында 2021 елның үткән чорында югарыда санап үтелгән категория кешеләр мәнфәгатендә чираттан тыш торак биналар бирү турында 4 дәгъва гаризасы судка бирелде.
Әлеге вакытта прокурор тикшерүе актлары карау стадиясендә.
Р.НАГАЕВ, прокурор ярдәмчесе.
Читайте нас: