Алдан тикшерү органы версиясе буенча, агымдагы елның февралендә гаепләнүче, исерек килеш, урындагы полиция бүлегенә, янәсе, үзенә карата кылынган җинаять (үтерү белән янау) турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Шул ук вакытта ир үз йортында булган һәм аның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамаган.
Ялган хәбәр буенча полиция бүлегенең тикшерү-оператив төркеме вакыйга булган урынга тиз арада барып, кичектергесез тикшерү гамәлләрен үткәрү барышында ир тикшерүчегә чакыруның ялганлыгын аңлата һәм җинаять вакыйгасы булмавын таный.
Гаепләнүче эчке эшләр органының нормаль эшчәнлеген бозуга юнәлдерелгән җинаять кылуда гаепләнә, үз гаебен тулысынча таныды, тәүбә итте, иждивениесендә ике бала тәрбияләнүен әйтте.
Җинаять эше асылда карау өчен Благовар районара судына җибәрелде. Район прокуратурасы әлеге эш буенча гаепләнүчедән дәүләт файдасына тотылган чыгымнарны (матди зыянны) түләттерү турында дәгъва таләпләре белдерде.
А.Идрисов, район прокуроры кече юстиция киңәшчесе.