Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
26 март 2021, 19:39

Гаеплеләр җавапка тарттырылды

Район прокуратурасы контракт системасы турында законны тикшерү чикләрендә милли проектлар кысаларында төзелгән килешүләр шартларының үтәлешен тикшерде.

Билгеләнүенчә, узган елның 2 мартында районның Үзәк китапханәсе директоры “РемКапиталСтрой” җәмгыяте белән “Мәдәният” милли проекты кысаларында китапханә бинасын капиталь ремонтлау буенча эшләр башкаруга 5 килешү төзегән. Күрсәтелгән килешүләр буенча эшләрнең гомум түләү суммасы 2 млн. сумнан күбрәк тәшкил итә.
Мәгълүм килешүләрне һәм аларга беркетелгән смета расчетларын, башкарылган эшләрне кабул итү актларын тикшерүләрдән күренүенчә, барлык килешүләр буенча китапханә бинасын капиталь ремонтлау буенча эшләр бер үк төзелеш оешмасы тарафыннан башкарылырга тиеш.
Гамәлдәге законга (“Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында” 44-ФЗ санлы Федераль законның 93 мәддә 1 бүлеге 5 пункты) ярашлы, товар, заказчы эш яисә хезмәтләр алты йөз мең сумнан артмаган очракта гына сатып алуларны бердәнбер тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) белән гамәлгә ашыра ала. Ә башкарыласы эшләр өчен зуррак күләмдә түләү каралганда эш башкару өчен кулайрак тәэмин итүчене билгеләү өчен конкурс процедуралары үткәрергә кирәк. Китапханә бинасын ремонтлау өчен оешма сайлаганда мәгълүм кагыйдәләр үтәлмәгән, бу Административ хокук бозулар турында Кодексның 7.29 мәддә 1 бүлегендә каралган административ хокук бозу билгеләрен китереп чыгара.
Ачыкланган фактларга бәйле район прокуратурасы административ хокук бозулар турында эш кузгатты, аны тикшерү нәтиҗәләре буенча район китапханәсе директоры Монополиягә каршы федераль хезмәтнең БР буенча Идарәсе тарафыннан 30000 сум штраф салып административ җаваплылыкка тарттырылды.
Әлеге вакытта мәгълүм карар законлы көченә керде.
Р.НАГАЕВ, район прокуроры ярдәмчесе.
Фото: stolicaonego.ru
Читайте нас: