Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 март 2021, 14:53

Телефон урлау буенча эш судка җибәрелде

Прокуратура район авылларының берсендә яшәүче 42 яшьлек К.га карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 158 мәддә 2 бүлеге “в” пунктында каралган җинаятьне кылуда (гражданинга сизелерлек зыян китереп кылынган урлашу, ягъни чит кеше әйберен яшерен урлауда) гаепләнә.

Тикшерү барышында ачыклануынча, агымдагы елның гыйнварында ахирәте белән кунакта булган яшь хатын, бергәләп алкогольле эчемлекләр кулланганнан соң, йорт хуҗасының исерүеннән һәм аның гамәлләрен күрерлек хәлдә булмавыннан файдаланып, кесә телефонын урлый һәм вакыйга урыныннан качып китә. Әлеге кырын гамәле белән йорт хуҗасына 10 мең сумнан артык матди зыян китерә.
Полиция хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары барышында урланган әйберне шикләнелүченең йортында табалар, кесә телефоны тартып алынган һәм хуҗасына кайтарып бирелгән.
Гаепләнүче милек характерындагы җинаятьне кылуда гаепле булуын тулысынча таныды, үкенүен белдерде, ике бала тәрбияли, китерелгән зыян тулы күләмдә капланган.
Җинаять эше асылда карау өчен Благовар районара судына җибәрелде.
А.ИДРИСОВ, район прокуроры кече юстиция киңәшчесе.
Читайте нас: