Суд билгеләвенчә, гаепле кеше тикшерү бүлеге җитәкчесе вазыйфасында эшләү чорына Стәрлетамак хакимияте белән бинаны социаль наймга алу турында килешү төзегән. Әмма хезмәт буенча торак алганда тикшерүченең үз фатиры да булган, торак шартларын аңлы рәвештә начарайтып, 2008 елда ул аны саткан. “Бу хакта әйтмичә һәм хакимиятнең вазыйфалы кешеләрен алдап, гаепләнүче фатирдан хезмәт статусын алу һәм аның белән социаль найм килешүе төзү турында язма гариза белән мөрәҗәгать итә”, диелгән хәбәрдә. Шулай итеп, аз тәэмин ителүче булмаган гр.Н. законсыз рәвештә өч бүлмәле фатирга наниматель хокукы ала.
Хөкем ителүче, эш вакытында вазыйфаи хәлен беркайчан да хезмәт мәнфәгатьләрендә һәм шәхси мәнфәгатьләрдә файдаланмадым, дип белдерде һәм гаебен танымады. Зыян күрүче як вәкиле фатирның муниципаль милек булып торуын һәм социаль найм килешүе төзүнең муниципалитетка милек зыяны китерүен аңлатты.