Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
9 март 2021, 19:18

Фирмага 10 млн. сум штраф салганнар

Башкортстан прокуратурасы “Галактика” компаниясе эшендә коррупциягә каршылык күрсәтү турында законның үтәлешен тикшерде. Фирма сәнәгать аккумуляторлары кайтару һәм сату белән шөгыльләнә.

Оешма җитәкчесе Федераль иминлек советының БР буенча Идарәсе хезмәткәренә тикшерүне туктату һәм фирмадан тартып алынган компьютер техникасын кире кайтару өчен ике миллион сум ришвәт бирергә маташкан.
“Прокуратура юридик берәмлеккә карата “юридик берәмлек исеменнән законсыз рәвештә бүләкләү” мәддәсе буенча административ хокук бозу турында эш кузгаткан. Суд карары буенча компаниягә 10 млн. сум штраф салганнар. Суд актын үтәүне тәэмин итү өчен “Галактика” машиналарына һәм банктагы исәпләренә арест салынган”, — диделәр БР прокуратурасында.
Моңа кадәр Уфаның Совет районы суды оешма директорына “ришвәт бирү” мәддәсе буенча хөкем карары чыгарган һәм 4,5 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән булган. Исегезгә төшерәбез, “Галактика” фирмасына җитәкчелек иткән Кытай халык республикасы гражданинын 2020 ел җәендә Федераль иминлек советының БР буенча Идарәсе хезмәткәренә ике млн. сум ришвәт бирергә маташканда кулга алганнар. Моңа алмашка 50 яшьлек ир аңардан тартып алынган кесә телефонын һәм башка электрон йөрткечләрне кайтарып бирүләрен үтенгән.
“Башинформ” МА материаллары буенча.
Фото: БР буенча Тикшерү комитеты.
Читайте нас: