Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
2 март 2021, 16:53

Алимент түләмәсәң...

2020 елда БРның җәзаларны мәҗбүри үтәтү органнары хезмәткәрләре тарафыннан балаларны карауга 330 млн. сумнан күбрәк акча түләтелгән.

Федераль суд приставлары хезмәтенең БР буенча Идарәсе вазыйфалы кешеләре карамагында алимент түләтү турында 40326 башкару производствосы исәпләнә иде.
10 мең сум һәм аннан күбрәк бурычы булган гражданнар чит илгә чыга, шулай ук автомобиль руле артына утыра алмый. 2020 елда Башкортстанда яшәүче 20225 алимент түләмәүченең – Русия Федерациясе чикләренә чыгу, 3297 кешенең транспорт чарасына идарә итү хокукы чикләнде. Шулай ук бурыч түләү исәбенә мөлкәткә арест салу һәм тартып алу, күчемсез һәм күчемле милек белән теркәү гамәлләре башкаруны тыю кебек чаралар кулланыла. Суд приставлары тарафыннан 170 башкару производствосы кысаларында (гомум бурыч күләме 26 млн. сум) арест салынган әйберләр сатуга чыгарылган.
Түләмәүчеләргә карата хезмәт хакыннан һәм банкта һәм башка кредит оешмаларында булган акчалардан тотып калулар да кулланыла. 2020 елда, 23779 башкару производствосы кысаларында, төрле оешмалар бухгалтерияләренә хезмәт хакыннан алимент тотып калу өчен документлар күчермәләре җибәрелгән.
Алимент түләмәгән өчен 2020 елда РФ КоАПның 5.35.1 мәддәсе буенча административ хокук бозулар турында 3011 эш кузгатылган.
1222 алимент түләмәүчегә карата РФ Җинаять кодексының 157 мәддә 1 бүлеге буенча җинаять эшләре ачылган. Суд эшләре чикләрендә 811 бурычлы кеше холык төзәтү эшләренә җәлеп ителгән, 38 граждан – реаль рәвештә, 101е шартлы рәвештә иркеннән мәхрүм ителгән, 2 кешегә мәҗбүри эшләр билгеләнгән, тагын 2сенә штраф салынган.
Фото: atvmedia.ru
Читайте нас: