Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
27 февраль 2021, 16:40

Контрафакт уенчыклар сату ачыкланды

Район прокуратурасы район территориясендә уенчыклар сатуга бәйле малтабарлык эшчәнлеге алып баручы юридик берәмлекләрнең эшчәнлеген тикшерде.

1992 елның 7 февралендәге “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” 2300-1 санлы РФ Законының 10нчы мәддәсенә ярашлы, сатучы товарларны дөрес сайлау мөмкинлеген тәэмин итүче кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирергә бурычлы. Балалар товарларына таләпләр билгеләүче төп норматив хокук акты булып Таможня берлегенең “Уенчыкларның хәвефсезлеге турында” Техник регламенты тора. Мәгълүм регламент уенчыкларга балаларны аларның гомер һәм сәламәтлегенә хәвеф тудыручы сыйфатсыз продукциядән саклау максатында каралган мотлак таләпләрне билгели.
Прокуратура тарафыннан үткәрелгән тикшерү кысаларында райондагы өч эшкуар эшчәнлегендә гамәлдәге законны бозулар ачыкланды. Билгеләнүенчә, сатуга чыгарылган уенчыклар Таможня берлегенең югарыда телгә алынган регламенты таләпләренә җавап бирмәүче контрафакт продукция булып чыкты.
Прокурор тикшерүе чикләрендә малтабарларга карата административ хокук бозу (РФ КоАПның 14.43 мәддә 1 бүлеге, сатучының продукциягә мотлак таләпләр техник регламентлары таләпләрен бозуы) турында административ эш кузгатылды. Тикшерү материаллары карар кабул итү өчен БР Арбитраж судына җибәрелде.
Әлеге вакытта бер малтабар административ җаваплылыкка тарттырылган, икенчесенә карата прокурор тикшерүе материаллары каралу стадиясендә.
Шулай итеп, эшкуарлык эшчәнлеге алып барганда, мотлак таләпләргә җавап бирмәгән продукция сату очракларына юл куймау максатында, товар белән тәэмин итүчеләр белән үзара хезмәттәшлек һәм товар сатып алу буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру мәсьәләсенә игътибарлырак карарга кирәк.
Р.НАГАЕВ, прокурор ярдәмчесе.
Читайте нас: