Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
19 февраль 2021, 11:11

Җинаять эше судка җибәрелде

Благовар районы прокуратурасы тарафыннан Русия Федерациясе Җинаять Кодексының 158 мәддә 3 өлеше “а” пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнүче 20 яшьлек Р.га карата җинаять эше буенча (урлау, ягъни торакка законсыз үтеп керү белән кылынган чит милекне яшерен урлау) гаепләү карары расланды.

Тикшерү барышында ачыкланганча, кичке вакытта, Яңа ел алдыннан исерек килеш руль артына утырган бер егет тиз генә баеп алырга тели. Тышкы ишектән урланган ачкычтан файдаланып һәм акча саклау урынын белеп, район авылларының берсендә яшәүче пенсионерның торак йортына законсыз рәвештә үтеп керә һәм 9000 сум күләмендә акча урлый, өлкән кешегә шактый зур матди зыян сала.
Икенче көнне өенә кайткан зыян күрүче акча югалуын ачыклый һәм гариза белән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Эзләү чаралары барышында гаепле зат оператив рәвештә ачыкланган һәм тиздән табылган. Шикләнелүчедән гаебен тану турында гариза алынган, шәхси тикшерү барышында урланган сумманың бер өлеше кайтарылган.
Гаепләнүче үзенә йөкләнгән җинаятьне кылуда гаепле булуын тулысынча таныды, тәүбә итте, китерелгән матди зыянны каплады.
Җинаять эше асылда карау өчен Благовар районара судына җибәрелде.
А.Идрисов, район прокуроры кече юстиция киңәшчесе.
Фото: old.kzvesti.kz
Читайте нас: