Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
16 февраль 2021, 12:09

Гаепләнүче үз гаебен таныган

Благовар районы прокуратурасы Русия Федерациясе Җинаять кодексының 264 мәддә 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче Бәләбәй шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча (автомобильгә идарә итүче кешенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы, саксызлыгы аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү) гаепләү нәтиҗәсен раслады.

Тикшерү барышында ачыкланганча, узган елның сентябрь аенда яшь кеше, Лада Гранта машинасында дүрт пассажир белән федераль әһәмияттәге “М-5 “Урал” трассасы буйлап үз шәһәреннән республика башкаласына китеп барганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмичә, тиешле игътибарлылык күрсәтмәгән. “Агрессив” машина йөртү стиле файдаланып һәм транспорт чарасы белән идарә итү барышында даими рәвештә кесә телефоныннан сөйләшеп, Мирный авылы янында каршы як полосага чыга һәм каршы юнәлештә хәрәкәт итүче чит илдә чыгарылган автомобиль белән бәрелешә, анда дүрт кеше була.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә безнең ил машинасының бер пассажиры кеше сәламәтлегенә авыр зыян буларак бәяләнгән тән җәрәхәтләре ала, юл хәрәкәтендә катнашучы башкалар, шул исәптән ике бала, тәртипсез водитель гаебе белән килеп чыккан һәлакәттә могҗиза белән генә җиңелчә җәрәхәтләр белән котыла.
Гаепләнүче саксызлык аркасында кылынган җинаятьтә гаепләнә, һәм ул үз гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте.
Җинаять эше асылда карау өчен Благовар районара судына җибәрелде.
А.Идрисов, район прокуроры кече юстиция киңәшчесе.
Фото: cherlock.ru
Читайте нас: