Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 февраль 2021, 18:43

Машина куып алып китүчене хөкем итәчәкләр

Район прокуратурасы күрше районда яшәүче 27 яшьлек М.га карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү карарын хуплады. Ул РФ Җинаять кодексының 166 мәддә 1 бүлегендә каралган җинаятьне (урлау максаты куймыйча автомобильне законсыз рәвештә кулга төшерү (куып алып китү)) кылуда гаепләнә.

Сорау алу барышында билгеләнүенчә, узган ел декабрьнең соңгы көнендә Благовар районының бер авылына кунакка килгән яшь хатын, алкогольле эчемлек кулланганнан соң, йорт, бер үк вакытта ВАЗ-2114 автомобиле хуҗасының исереп йоклап китүеннән файдаланып, законсыз рәвештә мәгълүм автотранспорт чарасын кулга төшерә. Күршеләренең аптыраулы карашлары озатуында район үзәге юнәлешендә чыгып китә.
Әмма, канында алкоголь концентрациясе шактый күп булу сәбәпле, “автоледи” теләгән урынына исән-имин барып җитә алмый. Каршыга килгән чит ил машинасы белән бәрелешеп авария ясый. Бәхеткә, корбаннар юк, ә автомобильгә механик зыян килә.
Вакыйга урынына килгән ЮХХДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте наряды, тиешле документларны тутырганнан соң, гаеплене урындагы полиция бүлегенә алып китә.
Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен тулысынча таныды, үкенүен белдерде, автомобиль хуҗасыннан гафу үтенде.
Җинаять эше Благовар районара судына җибәрелде.
А.ИДРИСОВ, район прокуроры кече юстиция киңәшчесе.
Фото: stolica-s.su
Читайте нас: