Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
5 февраль 2021, 23:58

Алимент түләмәү – җинаятькә тиң

Прокуратура районара судта район авылларының берсендә яшәүче 38 яшьлек Д.га карата ачылган җинаять эше буенча гаепләүне хуплавын белдерде. Ул РФ Җинаять кодексының 157 мәддәсе 1 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда (әти кешенең суд карарын бозып нигезсез сәбәпләр аркасында балигъ булмаган балаларын карауга акча түләмәве, әгәр бу гамәл берничә тапкыр кылынган булса) гаепләнә.

Ачыклануынча, суд карары буенча ай саен элекке хатыны файдасына балигъ булмаган ике баласын карауга кеременең өчтән бер өлеше күләмендә акча түләргә тиешле хөкем ителүче, җәмгыять өчен файдалы хезмәт башкаруга каршылыклары булмаса да, балигъ булмаган балаларын карауга акча түләмәгән өчен РФ КоАПның 5.35.1 мәддәсе 1 бүлеге буенча 2019 елның августында административ җаваплылыкка тарттырылган булса да, 2020 елның апреленнән июненә кадәр чорда очраклы эшләрдән керем алса да, аңлы рәвештә бала карау буенча үз бурычларын үтәмәгән, шул аркада 150 мең сумнан артык күләмдә бурычы җыелган.
Җинаять эшен тикшерү барышында суд приставлары хезмәте тарафыннан Д.ның моңа кадәр дә шундый җинаять өчен хөкем ителүе, җәмәгать урыннарында исерек йөргәне өчен административ җаваплылыкка тарттырылуы, яшәү урыны буенча начар характерлануы, җәмгыять өчен файдалы хезмәт белән шөгыльләнмәве ачыкланды.
Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды, үкенүен белдерде, алимент буенча бурычын капларга теләвен әйтте.
Суд, дәүләт гаепләүчесе позициясе белән килешеп, Д.ны аңа йөкләнгән җинаятьтә гаепле дип тапты һәм, кылганнарының җәмгыять өчен хәвефле булуын һәм хөкем ителүченең шәхесе турында мәгълүматларны исәпкә алып, кайбер өстәмә бурычлар йөкләп, ярты ел сынау вакыты белән аны шартлы рәвештә 6 айга иркеннән мәхрүм итте.
Хөкем карары законлы көченә керде.
А.ИДРИСОВ, район прокуроры, кече юстиция киңәшчесе.
Читайте нас: