Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
2 февраль 2021, 17:46

Суд тарафыннан җәза билгеләнде

Район прокуратурасы Башкортстанның Благовар районара судында район территориясендәге наркоҗинаять турында дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд тарафыннан Русия Җинаять Кодексының 228 мәддәсенең 2 бүлегендә каралган җинаять (зур күләмдә наркотик чараларны сату максатыннан башка законсыз сатып алу, саклау һәм җитештерү) кылуда гаепле дип табылган 27 яшьлек Х.га карата гаепләү карары чыгарылды.
Суд утырышында узган елның сентябрендә район авылларының берсендә гаилә белән яшәүче Х.ның, ташландык җир кишәрлегендә үскән кыргый киндернең наркотиклы үсемлек булуын белеп, үсемлекләрнең бер өлешен җыеп, өй шартларында наркотик чара әзерләве ачыкланды.
Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелгән гамәлләр ачыкланган һәм документлаштырылган, наркотик чараларның калдыклары законсыз әйләнештән алынган.
Хөкем ителүче үзенә йөкләнгән җинаять кылуда гаепне тулысынча таныды.
Суд, дәүләт гаепләүчесе позициясен, кылынган гамәлнең характерын һәм иҗтимагый куркыныч дәрәҗәсен, гаебен тану һәм тәүбә итүне, иждивениедә 2 кечкенә бала булуны, хөкем ителүченең иҗтимагый-файдалы хезмәт (эш белән мәшгульлек) башкаруын исәпкә алып, Х.га 3 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 4 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде, аңа өстәмә вазыйфалар йөкләде. Хөкем карары законлы көченә керде.
А.Идрисов, район прокуроры кече юстиция киңәшчесе.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: