Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
29 гыйнвар 2021, 12:27

64 тапкыр кагыйдә бозган

Узган елда Башкортстан Республикасы суд приставлары ЮХХДИ штрафлары буенча 298 млн. 36 мең сум акча түләттергән.

Суд приставлары арсеналында штрафларны каплату өчен чаралар җитәрлек. Болар – исәп счетларындагы акчаларны тотып калу турында карарлар чыгару, тотып калуларны бурычлының ачыкланган керемнәренә (стипендия, эш хакы, пенсия) күчерү, түләмәүченең Русия Федерациясе чикләренә чыгуын тыю һәм вакытлыча транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, милкен теркәү гамәлләрен тыю, аңа арест салу, тартып алу һәм сату.
Аннан тыш, ЮХХДИ штрафларын түләмәү административ хокук бозу булып санала һәм аның өчен РФ Административ хокук бозулар турында Кодекска ярашлы җәза бирелә. Бурычлыга әлеге штрафның икеләтә артуы рәвешендә җәза яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алу, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләү яный.
Благовар районында теркәлгән, әмма РФның башка субъекты территориясендә яшәүче автомобиль хуҗасы да ЮХХДИ штрафларын түләмәве белән үзенә шулкадәр проблема тудырырмын дип уйламаган булгандыр. Ул 64 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган: рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеген арттырган һәм штрафларны түләмәгән. Бурычлыга карата кузгатылган башкару производстволары кысаларында суд приставлары автомобильләрне теркәү гамәлләре кылуны тыю турында карар чыгарган. Шуңа карамастан гражданин теркәлгән автомобильләренең берсен сатарга уйлаган. Әмма сату эшен ахырына җиткерә алмаган. Нәтиҗәдә барлык 64 штраф буенча җыелган 73 мең сум бурычын мәҗбүри түләттергәннәр. Алай гына да түгел, бу 36 яшьлек иргә куелган таләпләрне билгеләнгән вакытында үтәмәве аркасында 52 мең сум башкару җыемы да түләргә туры килгән.
Шундый хәлгә тарымас өчен штрафларны вакытында түләвең хәерле. Федераль суд приставлары хезмәтенең БР буенча Идарәсе һәм БР буенча ЮХХДИ административ җәзаны үз иркең белән үтәү һәм бурычыңны түләү мөмкинлеге бирүче төрле электрон сервисларны оптимальләштерү буенча бердәм эш алып бара. Моның өчен ведомстволарның рәсми сайтларында махсус онлайн-сервислар эшли: https://гибдд.рф/check/fines һәм https://r02.fssp.goy.ru/iss/ip. Шулай ук Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы хезмәтләреннән файдаланырга була: https://www.gosuslugi.ru/.
Руслан ГЫЙЗЕТДИНОВ, суд приставларының район бүлеге җитәкчесе-өлкән суд приставы.
Фото: somanyhorses.ru
Читайте нас: