Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
26 гыйнвар 2021, 12:25

Исерек машина йөртүче иркеннән мәхрүм ителде

Район прокуратурасы районара судта РФ Җинаять кодексының 264.1 мәддәсендә каралган җинаятьне кылуда (эчкән килеш транспорт чарасына идарә иткән өчен хөкем ителгән кешенең исерек көе автомобильгә идарә итүе) гаепләнүче 32 яшьлек А.га карата җинаять эше буенча гаепләүне хуплады.

Билгеләнүенчә, моңа кадәр дә исерек килеш машина йөрткән өчен җинаять җаваплылыгына тарттырылган һәм автотранспортка идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән хөкем ителүче А., 2019 елның ноябрендә кичке вакытта танышы белән спиртлы эчемлек кулланганнан соң, кунакка авылның истәлекле урыннарын күрсәтергә теләк белдерә. Танышын ВАЗ-2108 автомобиленә утыртып, Коб-Покровканың Үзәк урамы буйлап хәрәкәт итә.
Мәгълүм авылда “таныштыру” сәяхәте барышында А.ны документларын тикшерү өчен урындагы полиция бүлегенең ЮХХДИ хезмәткәрләре туктата. Һәм, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын ачыклап, аны транспорт чарасына идарә итүдән читләштерәләр.
Җинаять эшен тикшерү барышында А. гаебен тулысынча таныды, ихлас күңелдән үкенүен белдерде. Билгеләнүенчә, ул яшәү урынында уңай яктан характерлана, 2 бәләкәй баласы бар, хокук саклау органнары бу фактларны җәзаны йомшарту шартлары буларак исәпкә алды.
Суд, җинаятьнең җәмгыять өчен куркыныч булуын һәм гаепләнүченең шәхесе турында мәгълүматларны игътибарга алып, дәүләт гаепләүчесе позициясен яклады һәм А.ны ике елга транспорт чарасына идарә итү эшчәнлегеннән мәхрүм итү белән 10 айга шартлы рәвештә иркеннән мәхрүм итте. Хөкем карары законлы көченә керде.
А.ИДРИСОВ, район прокуроры, кече юстиция советнигы.
Фото: time56.ru
Читайте нас: