Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
22 гыйнвар 2021, 13:33

Югары бүләккә лаек булган

Район прокуратурасының 1 разрядлы өлкән белгече Оксана Садртдинова өчен быелгы һөнәри бәйрәмнәре бик тә истәлекле булган. Чөнки ведомствоның дүрт хезмәткәре белән беррәттән безнең якташыбыз да Башкортстан Республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Әйтергә кирәк, бу югары награда быел прокуратура хезмәткәрләренә беренче тапкыр тапшырылган.

Прокуратура органнары барлыкка килүнең 299 еллыгына багышланган тантаналы чара республика прокуратурасында үткән. Мактау грамотасын Оксана Генадиевна Башкортстан Республикасы Ведомствоара җәмәгать хәвефсезлеге советы секретаре Алексей Касьянов кулыннан алган.
— Оксана Генадиевна бу бүләккә күпьеллык намуслы хезмәте белән лаек булды, — дип сөйли район прокуроры Айтуган Идрисов. — Прокуратурада ул 23 ел хезмәт сала, үз эшен яхшы белә. Прокуратураның канцелярия эшләрен алып бару буенча ифрат җаваплы эш йөкләнгән аңа: көн саен корреспонденцияләр кабул итә һәм терки, күзәтү производстволарын, номенклатура эшләрен формалаштыра, прокуратура архивын алып бара. Һәм үз бурычларын һәрвакыт төгәл башкара.
Коллективта язмабыз героен дисциплиналы, грамоталы белгеч кенә түгел, ә ярдәмгә килергә әзер торучы ышанычлы кеше буларак та беләләр.
Оксана Генадиевна шәхси тормышыннан да уңган. Ул сөекле хатын һәм ике кызы өчен назлы әни.
— Якыннарыма зур рәхмәт. Аларның ярдәмен тоеп тормасам, үземне бар булмышым белән эшемә багышлый алмас идем, — ди ул.
Ә без, үз чиратыбызда, аңа арытаба да уңышлы эшләвен, гаилә иминлеге телибез.

Читайте нас: