Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
22 гыйнвар 2021, 15:44

Прокуратура юллар торышын тикшерә

Район прокуратурасы кышкы чорда юлларны тоту буенча торак-коммуналь өлкәдә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Авыл биләмәләрендә урнашкан автомобиль юллары һәм тротуар участоклары төп тикшерү объектына әйләнде.

Тикшерү барышында ачыклануынча, үзләренә йөкләнгән вәкаләтләрне үтәү кысаларында авыл биләмәләре урындагы әһәмияттәге автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итүне, урындагы әһәмияттәге автомобиль юллары буенча юл эшчәнлеген муниципаль контрольдә тота.
Закон таләпләрен бозып, өч авыл биләмәсе территориясендә юллар кардан һәм боз катламыннан чистартылмаган, юл эшчәнлеге тиешле күләмдә гамәлгә ашырылмый, бу гражданнарның һәм махсус экстрен хезмәтләрнең торак пунктларга үтүен катлауландыра.
Ачыкланган җитешсезлекләрнең район территориясендә яшәүче гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә реаль хәвеф янавын исәпкә алып, прокуратура өч авыл биләмәсе башлыгы исеменә билгеләнгән җитешсезлекләрне бетерү турында карарлар чыгарды, алар тикшерү стадиясендә.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү район прокуратурасы тарафыннан контрольгә алынды. Әлеге күзәтү эшчәнлеге юнәлешендә тикшерүләр дәвам итә.
Р.НӘГЫЙМОВ, район прокуроры урынбасары.
Читайте нас: