Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
22 гыйнвар 2021, 15:47

Наркотикларны пропагандалаган өчен штраф яный

Интернет ярдәмендә наркотик һәм психотроп матдәләрне пропагандалаган өчен 1,5 млн. сумга кадәр штраф салыначак. Дәүләт думасы административ штрафлар турында шундый закон кабул итте.

Төгәлрәге, гражданнар өчен – 5 меңнән алып 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 50 меңнән алып 100 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 1 млн. сумнан алып 1,5 млн. сумга кадәр штраф салына. Моннан тыш, юридик затның 90 тәүлеккә эшчәнлеге туктатылырга мөмкин.
Административ хокук бозулар турында кодексның гамәлдәге редакциясендә шундый ук хокук бозулар өчен штрафлар шактый кимрәк: гади гражданнарга – 4-5 мең сум, вазыйфаи затларга – 50 мең сум, ә юридик затларга 1 млн. сумнан артык түгел.
Фото: lffp.ru
Читайте нас: