Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
22 гыйнвар 2021, 15:49

Бәйрәм кәефен бозучылар да табылган

Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар чорында Русия Эчке эшләр министрлыгының Благовар районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, кешеләр хәвефсезлеген тәэмин итү һәм җәмәгать тәртибен саклау өчен, көчәйтелгән режимда эшләде.

Узган чорда барлыгы 9 җинаять ачылган. Агымдагы елның 10 гыйнварына җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе 100% тәшкил иткән.
Полиция хезмәткәрләре һәм район гәзите журналистлары актив профилактик һәм аңлату эше алып баруга карамастан, благоварлылар, элеккечә, интернет-мошенниклар кармагына эләгеп тора. Мәсәлән, билгесез берәү гр.Н.ның “Газпромбанк” ААҖ банк карталарыннан 249600 сум акчасын чәлдергән. Районда яшәүче тагын бер хатын да явыз ниятлеләр корбанына әйләнгән. Җинаятьче, үзен банк хезмәткәре дип таныштырып, аның Саклык банкы картасындагы 75110 сум акчасына ия булган. Җиңел табыш яратучы өченче фигурант та үзенең кырын эшен гамәлгә ашыруга ирешкән – зыян күрүче исәбеннән 121927 сум акча урлаган.
Мәгълүм чорда Былышлы авылында бер йортны талап чыкканнар, ә Чатрада бер йорт хуҗалыгыннан 11 түшкә каз урлаганнар. Санап үтелгән җинаятьләр буенча җинаять эше кузгатылган.
Хөрмәтле гәзит укучылар! Интернет-мошенниклар элмәгенә капмагыз. Нинди дә булса товарга заказ биргәнче һәм акча түләгәнче интернет челтәрендә әлеге магазин турында мәгълүмат эзләгез, аның базарда кайчаннан бирле эшләвен карагыз. Әгәр зур һәм сезгә таныш компания белән эш итәсез икән, сезнең браузерда аның адресы дөреслегенә инаныгыз. Кирәк икән, магазин администраторларыннан юридик зат турында мәгълүмат сорап алыгыз, аны салым органнарының һәркем кереп карый ала торган мәгълүматлар базасы һәм юридик затлар реестры ярдәмендә дә тикшерергә мөмкин. Алынган товардан канәгать булмасагыз, дәгъва җибәрергә адрес табарлык булсын.
Электрон янчыкларга һәм кесә телефоннары исәпләренә акча күчермәгез, алдан түләү сыйфатында таныш булмаган кешеләргә акча салмагыз, банк картасы белән операцияләр башкарганда һичкайчан чит кешеләрдән ярдәм-киңәш сорамагыз. Мондый очракларда банк белән элемтәгә керүең хәерле – ул карта белән эш итү буенча консультация хезмәтләре күрсәтергә тиеш, беркайчан да таныш булмаган кешеләргә банк картасының пин-кодын һәм яшерен кодын әйтмәгез. Сезнең телефон номерына нинди дә булса операция башкару турында пароль күрсәтеп смс-хәбәр килсә, бер белмәгән кешеләргә әлеге парольне әйтмәгез. Уяу булыгыз!
Фото: 24gadget.ru
Читайте нас: