Моннан тыш, автосалон хезмәткәрләре үзләренең корбаннарына махсус күрсәтмә язылган кәгазьләр дә бирә. Бу язуларда кредит алу өчен, керем турында ялган документны рәсмиләштерергә өйрәтәләр. Шуннан соң клиентка банк хезмәткәре исеменнән шалтыратып, автосалонга акча күчердек дип хәбәр итәләр. Чынлыкта исә салонга акча күчми.
Роспотребнадзор хезмәткәрләре алдау ысуллары арасында машина бәясен рекламада кимрәк итеп күрсәтү, түбән ставкалы кредит белән кызыктыру, машинаны күрсәтүдән баш тарту, банктан күбрәк суммага кредит сорау, килешүгә имза кую вакытын сузу, модельне алмаштыру, хәтта машина маркасын да үзгәртү очраклары булуын ачыклаган.
Яңа закон буенча, хәзер сату-алу гадиләштерелгән тәртиптә башкарыла: сатучы белән алучы үзара язмача килешү төзи дә машина яңа хуҗага биреп җибәрелә. Әмма арада намуссыз кешеләр дә бар һәм алар автомобильне үз исеменә теркәргә ашыкмый. Бу очракта штраф элекке хуҗага килә. Иң элек моны тыныч юл белән хәл итеп карагыз: алучыга шалтыратып, 10 көн эчендә машинаны теркәргә тиешлеген искәртергә һәм штраф түләргә кушарга кирәк. Аның белән элемтәгә кереп булмый икән, штраф килгәч, 10 көн эчендә районның ЮХИДИ бүлеге башлыгы исеменә гариза язып, штраф турындагы карар белән килешмәвегезне белдерү сорала. Сату-алу килешүе булгач, закон тулысынча сезнең яклы.
Шунысын ассызыкларга кирәк: яңа хуҗа 10 көн эчендә автомобильне үз исеменә күчерми икән, бу килешүне гамәлдән чыгарырга мөмкин. Килешү төзелеп 10 көн узганнан соң, элекке хуҗа ЮХИДИ бүлегенә барып, теркәүне туктатуны сорап гариза яза (килешү һәм транспорт чарасы паспортының (ПТС) күчермәсе кирәк). Шуннан соң машинаның техник паспорты һәм номерларын эзләүгә бирелә. Автомобильне үз исеменә теркәргә оныткан яңа хуҗага штраф салыначак.