Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
5 июнь 2019, 11:39

Прокурор законга аңлатма бирә

РФ Конституциясенең 21 мәддә 1 өлешенә, 23 мәддә 1 өлешенә ярашлы гражданнарның намусын һәм хезмәт абруен яклауга хокукы аларның конституцион хокукы булып тора.

Шуның белән бергә дәүләт гражданнарның намусын һәм абруен, шулай ук физик һәм юридик берәмлекләрнең хезмәт абруен яклауны тәэмин итә. Мәсәлән, Русия Федерациясенең административ закон положениеләренә, атап әйткәндә, РФ КоАПның 5.61 мәддәсенә ярашлы, әдәпсез рәвештә, шул исәптән халык алдында ясаган чыгышта, халыкка чыгарылган әсәрдә яисә киңкүләм мәгълүмат чараларында икенче берәүнең намусын һәм абруен төшергән, мыскыл иткән өчен гражданнарга – өч меңнән биш мең сумга; вазыйфалы кешеләргә – утыз меңнән илле мең сумга; юридик берәмлекләргә йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салына.
РФ Җинаять кодексының 128.1 мәддәсе нормаларына ярашлы, кемнеңдер намусына һәм абруена тап төшерүче ялган мәгълүматлар тараткан өчен, шуның белән бергә аны авыр яисә аеруча авыр җинаять кылуда гаепләүләр белән, биш миллион сумга кадәр яисә хөкем ителүченең өч елга кадәрге чордагы хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф салу яисә дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү каралган.
Аннан тыш, гамәлдәге законга ярашлы, үзенә карата намусына яисә хезмәт абруена тап төшерүче мәгълүмат таратылган кеше шушы аркада килгән зыянны каплатуны һәм мораль зыянны компенсацияләүне таләп итә ала.
Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле, район прокуратурасы гражданнарның намусын һәм абруен төшерүче законсыз гамәлләрнең, ялган мәгълүмат таратуларның җитди хокукый нәтиҗәләргә китерүе турында аңлата һәм күзәтү астындагы территориядә андый күренешләргә юл куелырга тиеш түгеллеген сызык өстенә ала.
А.ИДРИСОВ, район прокуроры, юстициянең кече советнигы.
Читайте нас: