Вакытында түләнмәгән бурычлар озак көтелгән отпуск алдыннан күңелсез хәлләргә китерүе ихтимал. Бурычлы гражданнарны Русия Федерациясе чигеннән үткәрмәячәкләр.
Суд приставы-башкаручы ЮХХДИ линиясе буенча штраф түләттерү турында башкару производствосы чикләрендә дә гражданинның чит илгә баруын чикләү турында карар чыгара ала. Һәм әгәр штраф буенча вакыты чыккан түләүләр күләме 30 мең сум һәм аннан күбрәк булса, сәяхәт өзелде дигән сүз. Шундый күңелсез хәлләргә тарымас өчен чит илгә чыгар алдыннан бурычыгыз булу-булмауны тикшерергә кирәк.
Мәсәлән, Кушнаренко авылында яшәүче берәүгә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләмәгән бурычын ашыгыч рәвештә капларга туры килгән. Автомобиль хуҗасы эчкән килеш руль артына утырырга ярамавына үз тәҗрибәсендә инанган. 35 яшьлек ир исерек килеш автомобильгә идарә итә, һәм теркәлгән хокук бозу нәтиҗәсендә суд аны РФ КоАПның 12.8 мәддәсе буенча (“Исерек килеш транспорт чарасына идарә итү, автомобильгә идарә итүне эчкән кешегә тапшыру”) гаепле дип таба. Суд карары буенча ирне йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр, шулай ук, 30 мең сум административ штраф салалар. Тик ул штрафны үз ирке белән түләми, шул аркада суд приставларының Кушнаренко район бүлегендә башкару производствосы кузгаталар. Суд приставы-башкаручысы бурычлыга йогынты ясау ысулын таба. Ведомство хезмәткәре аңа карата Русия Федерациясеннән чит илгә баруны чикләү турында карар чыгара. Гражданин чит илгә чыгу мөмкинлеге алу өчен бурычын тулы күләмдә каплый. Аннан тыш, суд карарын үзвакытында үтәмәгән өчен 2 мең сумнан артык башкару җыемы түләргә мәҗбүр була.
Билгеләп үтәбез, бурычлары булу сәбәпле, республикад яшәүче 130 мең кеше чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм ителгән. Агымдагы елның 5 аенда суд приставлары РФ чигеннән чыгуны чикләү турында 110 мең карар чыгарган. Барысының да сәбәпләре бертөрле – кредит һәм алимент түләүләре, ЮХХДИ штрафлары һәм салым буенча бурычлар.
Федераль суд приставлары хезмәтенең БР буенча идарәсе хезмәткәрләре отпускка чыгып берәр җиргә барыр алдыннан үзегезнең яисә якыннарыгызның бурычлары бармы-юкмы икәнен, бурычны капларга вакыт калсын өчен, алдан тикшерергә киңәш итә. Моны рәсми сайтта яисә яшәү урыны буенча суд приставлары бүлегендә белергә мөмкин.