Әгәр алимент буенча бурычлы башкару документында күрсәтелгән таләпләрне үз теләге белән үтәми икән, милкенә арест салу мәҗбүри үтәтүнең нәтиҗәле чарасы булып тора. Мәгълүм чара бурычлыга милке белән идарә итүне тыя, хәтта милекне тартып алуны күз уңында тота.
Мәсәлән, Уфа шәһәре Октябрь район суд приставлары алимент буенча бурычлының фатирына арест салып һәм аны сатып, 820 мең сум бурычны түләттерә. Ул барлык керемнәренең дүрттән бер өлешен балигъ булмаган улы файдасына түләү турында суд карарын берничә ел дәвамында үтәми. Тиешле процедуралар үткәргәннән соң бурычлының фатиры сатыла. Суд приставлары гамәлләре нәтиҗәсендә алиментчының фатирын сатудан килгән акчага бурыч тулысынча каплана. Алимент буенча бурыч дәгъвачыга түләнә, калган сумма бурычлыга кайтарыла.
Әйткәндәй, Федераль суд приставлары хезмәтенең БР буенча идарәсендә алимент буенча бурычны балаларга милек — күчемсез милек яисә транспорт чарасын тапшыру юлы белән түләү очраклары да күзәтелә. Әйтергә кирәк, алимент буенча җыелган бурычны түләү өчен бу бик яхшы мөмкинлек, чөнки зур күләмдә җыелган бурычны түләү бурычлының кулыннан килми.
Мәсәлән, балигъ булмаган өч баласына алимент буенча бурычы җыелган бер әти торак йортта үз өлешен аларга яздыра. Ир үзенең, шул исәптән суд тарафыннан йөкләтелгән бурычларны үтәми — балаларын тәрбияләүгә акча бирми. Нәтиҗәдә аның зур күләмдә — 795 мең сум — бурычы җыела. Суд приставы-башкаручы бурычлыга карата мәҗбүри түләттерү чаралары куллана, шул ук вакытта РФ Җинаять кодексының 157 мәддәсе буенча җинаять җаваплылыгы турында да искәртә. Гаепләнүчеләр эскәмиясенә утырырга һәм җинаятьче булырга күп вакыт кирәкми. Түләргә акчасы булмагач, ир элекке хатыны белән балигъ булмаган балаларына уртак йортларында үз өлешен яздыру турында килешә.
Шунысын да өстәргә кирәк, бурычлыларның милке закон буенча дәгъвачылар файдасына күчәргә мөмкин. Сатудан килгән акча элекке милекченең бурычларын каплауга һәм дәүләт файдасына җибәрелә. Мәгълүм процедураны гамәлгә ашыру өчен махсус дәүләт органы — Росимущество оештырылган. Арест салынган милекне сату эшчәнлеге белән ул шөгыльләнә, мәгълүм эшчәнлек 229 санлы Федераль закон белән көйләнгән. Шунысын истә тоту мөһим, ничек кенә булмасын, суд приставлары суд карарын үтәми калмый.