Ачыклануынча, агымдагы ел апрелендә хөкем ителүче, спиртлы эчемлек кулланганнан соң, өч танышын җиңел автомобильгә утыртып, М-5 трассасы аша Кызыл Чишмә авылыннан Шырлыкка китә. Юлда барганда водитель РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен боза, хәвефсез хәрәкәт тизлеген, идарәгә контрольне югалта һәм юл читендәге бетон багана терәгенә барып бәрелә.
Авария нәтиҗәсендә 43 яшьлек пассажир вакыйга урынында вафат була.
Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды, үкенүен белдерде.
Зыян күрүче вәкиленең каты җәза бирмәүне үтенүен , хәлне йомшартучы сәбәпләрне, шул исәптән хөкем ителүченең өч бәләкәй баласы булуны исәпкә алып, суд 3 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга иркеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Аннан тыш, суд аны 2 елга транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.
А.ИДРИСОВ, район прокуроры, юстициянең кече советнигы.