Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
5 июнь 2019, 11:28

Гаепләнүче үкенүен белдерде

Район прокуратурасы тарафыннан район авылларының берсендә яшәүче 45 яшьлек кешегә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карары расланды.

Ул РФ Җинаять кодексының 115 мәддә 2 өлеше “В” пунктында каралган җинаятьне (корал сыйфатында кулланылган әйбер ярдәмендә чит кеше сәламәтлегенә кыска вакытлы җиңелчә зыян китерү) кылуда гаепләнә.

Тикшерү органы мәгълүматлары буенча, агымдагы ел февралендә кырын төягән гаепләнүче В. Алексеевка авылындагы бер йортта моңа кадәр таныш булган хатын белән талашып китә һәм, кулына сәнәк алып, хатынга суга. Нәтиҗәдә аның корсагы һәм сул боты җәрәхәтләнә.

Бу хәлне вакытында күреп калган фатир хуҗабикәсенең ярдәмгә килүе һәм үзвакытында медицина ярдәме күрсәтелүе аркасында гына зыян күрүче җиңел җәрәхәтләр белән котыла.

Алдан тикшерү барышында ачыклануынча, В. җәмәгат урыннарында исерек килеш йөргәне өчен моңа кадәр дә берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган булган. Ул җинаять кылудагы гаебен таныды һәм үкенүен белдерде. Җинаять эше артабан тикшерү өчен район суд участогының мировой судьясына тапшырылды.

А.ИДРИСОВ, район прокуроры, юстициянең кече советнигы.
Читайте нас: