Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
5 июнь 2019, 11:25

Алимент түләмәсәң...

Чит илгә чыгуны тыю һәм машина йөртү хокукын чикләү – болар явыз нияттә алимент түләмәүчеләргә каршы көрәш алымнары. Узган елда районның суд приставлары алимент түләүләрен каплату турында 298 документ кабул иткән иде, бу 2017 елдагыдан 6,2%ка азрак. 2019 елның 1 гыйнварына 184 документ исәпләнә иде.

2018 елда алимент буенча бурычларны кайтару максатында суд приставлары-башкаручылар тарафыннан башкару производстволары кысаларында алимент буенча бурычлыларның 12%ын махсус хокукларыннан мәхрүм итте. Махсус хокуклары булуы һәм аларны чикләү чарасы куллануны тыюлар юклыгы башкару производстволарында ачык күрсәтелгән. Нәтиҗәдә былтыр махсус хокуктан файдалану чикләнгән бурычлылар-алиментчылар чикләүне алу өчен алимент буенча җыелган бурычларын түләде, яисә алган керемнәреннән түләү максатында эшкә урнашырга мәҗбүр булды.

Бу көрәш алымы яхшы тәэсир итә, чөнки алимент буенча бурычлылар арасында рәсми рәвештә теркәлмичә генә таксист булып эшләүчеләр, йөк ташулар белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Исегезгә төшерәбез, алар бу эшчәнлек төре белән формаль шөгыльләнә. Һәм алган керемнәре бер җирдә дә күрсәтелми. Әмма транспорт чарасына идарә итү хокукын чикләү, ә димәк керем алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителү алиментчыларны бурычларын капларга, шулай ук, рәсми эшкә урнашырга мәҗбүр итә. Мәсәлән, 2018 елда суд приставлары-башкаручылар тарафыннан бурычы булган 60 кешегә эшкә урнаштыру чарасы күрү өчен Мәшгульлек үзәгенә юллама бирелде.

Тагын бер тәэсирле хокук чикләү чарасы – Русиядән читкә чыгуны тыю. 2018 елда суд приставлары чик буе хезмәтенә алимент буенча бурычлының чит илгә чыгуын вакытлыча чикләү турында 198 карар җибәрде. Ә бу алимент буенча бурычы булган һәр благоварлы чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм дигәнне аңлата.

Руслан ГЫЙЗЕТДИНОВ, суд приставларының район бүлеге начальнигы.
Читайте нас: