Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
26 февраль 2019, 18:27

Үзара хезмәттәшлек җайга салынган

Суд приставлары хезмәте район бүлегенең 2018 елдагы эшчәнлек йомгакларына багышланган киңәйтелгән киңәшмәдә район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов, прокурор А.Ф.Идрисов, эчке эшләр бүлеге начальнигы А.В.Тимохин, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте БР буенча идарәсенең Чишмә филиалы начальнигы урынбасары А.Р.Исхаков катнашты.

Бүлек начальнигы-өлкән суд приставы Р.М.Гыйзетдинов үзенә ышандырылган хезмәтнең эш йомгаклары белән таныштырды.

— Суд приставлары хезмәте алдында торган төп бурыч гражданнарның суд яклавына хокукларын тәэмин итүдән гыйбарәт. Суд приставларының агымдагы эшчәнлеге башкару производстволарын ахырына җиткерүгә юнәлтелгән. Бүлек районара суд һәм суд участогы биналарын саклауны тәэмин итә. 2018 елда суд, суд участоклары биналарында суд процессларында катнашучыларга һәм судьяларга карата вакыйгаларга юл куелмады.

Суд актларын башкару вакытында башкару эшләрен гамәлгә ашырганда катлаулы хәлләр килеп туа. Суд приставлары таныш булмаган шартларда эш итә һәм, кагыйдә буларак, бу һәрвакыт ызгыш-талашлар китереп чыгара, чөнки кем үзенең милкен тартып алуларына тыныч кына карап торсын. Шул сәбәпле биналарга үтеп кергәндә, мәҗбүриләп судка алып килгәндә каршылыклар булгалый. Личный состав белән даими рәвештә берлектә эшләвебез, һәрдаим күнегүләр белән шөгыльләнүебез, яхшы физик формада булуыбыз, полиция белән үзара килешеп эшләвебез, суд карарларын гамәлгә ашыруны грамоталы башкаруыбыз хәлне контрольдә тотарга ярдәм итә.

Суд приставлары үзләренең турыдан-туры вазыйфаларын башкарганда эзләүдә булган ике кеше кулга алынган һәм полициягә тапшырылган. Суд күрсәтмәсе буенча 24 кеше мәҗбүри китерелгән.

Суд карарларын мәҗбүри үтәү өлкәсендәге эш нәтиҗәләренә килгәндә, башкару документларының артуы дәвам итә. 2018 елда, мәсәлән, 11598 башкару производствосы кабул ителгән (1 024 185 мең сумлык, бу аннан алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 12%ка күбрәк). Бюджетка 11 млн . сум фискаль түләүләр, 1 млн. сумнан артык башкару җыемы кертелгән.

Суд приставлары үзләренең эшендә балигъ булмаганнарның хокукларын яклауны тәэмин итә. Беренче чиратта бу – алимент түләүчеләр белән эшләү. Алимент түләүдән качып йөргән 25 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган.

Бүлек дознавателе тарафыннан административ җәзага тарттырылган кешеләргә карата 17 җинаять эше кузгатылган. РФ Җинаять кодексының 157 мәддәсендә каралган җинаятьләр турында 13 эш судта каралган, алар буенча 13 гаеплегә карата холык төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләп гаепләү карары чыгарылган.

Бүлек хезмәткәрләре алимент буенча бурычлыларның 300 мең сумнан артыграк суммада милкенә арест салган, бурычлыларның 21% ы транспортка идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, 180 кешегә РФ чикләренә чыгуны тыйган.

Хокук бозучыларның тагын бер категориясе – РФ КоАПның 12.8, 12.26 мәддәсе буенча штраф салынганнар, башкача әйткәндә, “исерек водительләр”. Аларның саны сизелерлек кимегән, 2017 ел белән чагыштырганда 11%ка азрак (72 башкару производствосы урынына – 69).

Районда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны каплатуга бәйле хәл шәптән түгел. Әгәр 2017 елда әлеге җәһәттән 37 эш (938 мең сумлык) кузгатылган булса, 2018 елда инде 130 башкару производствосы (1845 мең сумлык) исәпләнә. ТКХ оешмаларына – 1 млн. сумнан күбрәк, ягулык-энергетика комплексы оешмаларына 1 199 мең сумлык бурыч кайтарылды.

Еллар дәвамында түләнмәгән бурычларны каплату тиз генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Моның озакка сузылу сәбәпләренең берсе – бер бурычлыга карата берничә документ булуы. Болар нигездә кредитлар, микрозаймнар, шулай ук алимент, салым түләүләре кебек беренче чиратта түләнергә тиешле акчалар.

Билгеле ки, агымдагы ел да былтыргысыннан җиңелрәк булмаячак. Әмма бүлекнең личный составы алдына куелган бурычларны нәтиҗәле үтәүне тәэмин итәр, дип ышанам.

Район җитәкчесе Ю.Коземаслов, гомумән суд приставлары хезмәтенең эшенә уңай бәя биреп, хезмәткәрләрне торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны каплау буенча эшне активлаштырырга чакырды.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: