Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
26 февраль 2019, 18:35

Районда браконьерлык очрагы ачыкланды

Дәүләкән һәм Благовар районнары буенча Аучылар һәм балыкчылар, егерьләр ассоциациясе, БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы дәүләт ау инспекторларының оешкан төстә эшләве һәм вакытында бирелгән мәгълүмат аркасында районның аучылык биләмәләрендә аучылык кагыйдәләрен бозган 5 кеше кулга алынды.

Алты кеше каргизгечләрдә ауга чыга, дүрт каргизгечтә шуларның бишесе кулга алына, берсе хокук саклау органы хезмәткәрләреннән кача.

Кулга алынучылар каргизгечләр ярдәмендә өч кыр кәҗәсен һәм дүрт куянны законсыз атып алуда гаепләнә. Әлеге очрак буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының Благовар районы буенча бүлекнең алдан тикшерү эшләре башкарыла. Гаепләнүчеләр тентү үткән.

Мәгълүм җинаятьнең дәлилләре ачыкланган. Барлык продукция ашыгыч рәвештә җинаять урынында ташлап калдырылган.

БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас: