Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
30 гыйнвар 2019, 14:03

Шешәдәше гомерен кыйган

Районда яшәүче берәү кеше үлеменә китергән тән җәрәхәтләре ясаган өчен озак вакытка иркеннән мәхрүм ителде

Благовар районара суды район авылларының берсендә яшәүче һәм РФ Җинаять кодексының 111 мәддәсенең 4 өлеше буенча (саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә гомер өчен хәвефле, авыр зыян салу) гаепләнүче 50 яшьлек иргә карата җинаять җәзасы билгеләде.

Суд утырышында былтыр июль аенда Г.ның зыян күрүче Х. белән спиртлы эчемлек кулану нәтиҗәсендә исереп алгач, пычак белән аның кулбашын җәрәхәтләве, аннан соң кул-аяклары белән башына һәм тәненә суга башлавы һәм шул рәвешле шешәдәшенә гомер өчен хәвефле тән җәрәхәтләре салуы, нәтиҗәдә соңгысының җинаять кылынган урыннан ерак түгел вафат булуы ачыкланды. Гаепләнүче аеруча авыр җинаять кылуын өлешчә таныды, зыян күрүченең вәкиленә әхлакый һәм матди зыянны каплаган, кылган гамәленә үкенүен белдергән.

Суд, дәүләт гаепләүчесе позициясен, кылынган гамәлнең характерын һәм җәмгыятькә янаган хәвеф дәрәҗәсен, җәзаны йомшартучы хәл-шартлар булуын һәм зыян күрүченең вәкиле ходатайствосын исәпкә алып, Г.ны 6 елга иркеннән мәхрүм итте, 1 елга иреген чикләү рәвешендә өстәмә җәза билгеләде. Җәза срогын Г. каты режимлы колониядә тутырачак.

Хөкем карары әлеге көндә законлы көченә кермәгән.

А.Идрисов, район прокуроры, юстициянең кече советнигы.
Читайте нас: