Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
17 гыйнвар 2019, 11:06

Акча эшләүнең җиңел юлын тапкан

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче ханым мәктәп укучыларыннан 3,5 миллион сум акча җыйган.

Башта Екатерина Котелкова бер төркем укучылардан 300әр сум гына акча җыеп, циркка баруны оештыра. Әлбәттә, балаларга тамаша ошый. Шулай ата-аналарның ышанычын яулагач, янә циркка 350 сумга гына билетлар табачагын белдерә. Шунда ук ул Казан аквапаркына барып-кайтуны да очсызлы хакка гына оештыра алуын әйтә. Моның өчен һәр бала 2,5 мең сум акча бирергә тиеш була. Билетларның очсызга төшүен, хатын спонсорлар ярдәм итүе белән аңлата.
Акчаны Котелкова үз кулы белән җыймый, үзенә ике ярдәмче таба. Аның ярдәмчеләре аны-моны уйламыйча, балаларының сыйныфташларына, дусларына, туганнарына, танышларына билетлар сата. Котелкова очсызлы билетлар тиз бетә дип, акчаны ашыгыч рәвештә җыярга куша. Ярдәмче хатыннар аның исәбенә миллионлаган акча күчерә.
Тик балалар Яңа ел тамашасына да, циркка да, кинога да, Казан аквапаркына да эләгә алмый, билетлар ялган булып чыга.
Алдашу ачыклангач, шома хатын юкка чыга. Ул ата-аналардан 3,5 миллион сум акча күчерткән була.
Зыян күрүчеләр полициягә гариза язган.
Фото: Социаль челтәрләрдән
Читайте нас: