Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 июль 2018, 18:01

Комендант сәгате кирәкме?

Мәгълүм булуынча, республика биләмәсендә балалар һәм үсмерләр өчен “комендант сәгате” эшли. Аны ишеткән үсмерләр, кагыйдә буларак, шунда ук ризасызлык белдерә башлый, безнең шәхси ирегебезне чиклисез, янәсе. Асылда исә бу аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнә.

Хөкүмәт аларны шул рәвешле төрле начар гадәтләрдән һәм күңелсезлекләрдән араларга тырыша. Кем әйтмешли, “сакланганны Ходай саклый”. Төнге урам балигъ булмаганнар өчен аеруча хәвефле. Үсмерләргә һәм ата-аналарга 1999 елның 31 декабрендәге 44-з санлы БР Законының (“Балалар сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлак үсешенә зыян салуны искәртү чаралары”) 14.2 мәддә положениеләрен игътибарга алырга кирәк.

Шунысы игътибарга лаек, 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр 17 яше тулмаган балаларга төнге вакытта – урындагы вакыт белән 24 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр ата-аналар (аларны алыштыручы кешеләр) озатуыннан башка җәмәгать урыннарында булу тыела. Төнге вакытта урам, стадион, балалар һәм спорт мәйданчыклары, парк, ихата, вокзал, транспорт, сәүдә нокталары, күңел ачу урыннары, шулай ук күпфатирлы йорт подъездларында йөрергә ярамый.

“Комендант сәгате”н бозган өчен РФ КоАПның 5.35 мәддә 1 өлеше буенча (“Ата-аналарның, башка законлы вәкилләрнең балигъ булмаган балаларны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәве”) җәза каралган һәм законга ярашлы искәртү ясала яисә 100дән 500 сумга кадәр штраф салына.

И.ИСӘНБАЕВА, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспекторы, полиция майоры.
Читайте нас: