Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
22 июнь 2018, 11:26

Эш хакы түләмәгәннәр

2017 елда район прокуратурасына “ЧелябинскНефтеГазСтрой” ҖЧҖдә (артабан – “ЧНГС” ҖЧҖ) хезмәт хакы түләмәүгә бәйле хокукларын яклауны үтенеп 7 кеше мөрәҗәгать итте.

Район прокуратурасы үткәргән тикшерү барышында ачыклануынча, мәгълүм кешеләр чынында әлеге оешмада эшләгән, тик, гамәлдәге федераль закон таләпләрен бозып, “ЧНГС” ҖЧҖ эшләүчеләр белән хезмәт килешүләре төземәгән. Хезмәт функцияләрен гамәлгә ашыру барышында эш хакы буенча 227500 сум бурыч җыелган.

Ачыкланган фактлар нигезендә район прокуратурасы хезмәт хакы буенча бурычны түләүне һәм фактик эшләү чорларын хезмәт кенәгәсенә кертүне таләп итеп, районара судка гражданнарның хокукларын яклау турында дәгъва гаризасы тапшырды.

2017 елның 25 декабрендә районара суд карары белән прокурор таләпләре канәгатьләндерелде. “ЧНГС” ҖЧҖ апелляцион жалоба бирү сәбәпле, суд карары законлы көченә кермәде. Апелляция инстанциясе суды жалобаны тикшерү нәтиҗәләре буенча районара суд карары законлы көчендә калды.

Р.НАГАЕВ, район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: