Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
27 апрель 2018, 16:23

Балык тотарга ярыймы?

Быел Башкортстанда язгы-җәйге чорда балык тотуны тыю вакыты 15 апрельдә башланып 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Быел Башкортстанда язгы-җәйге чорда балык тотуны тыю вакыты 15 апрельдә башланып 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Балыкчылар шуны белеп торырга тиеш: бу тыю балыкны тоту ысуллары һәм балык тоту урыннары буенча чикләүләр кертә. Ятьмә белән балык тотарга ярамый, бары тик бер кармак белән генә тотарга рөхсәт ителә, анда да эләктергеч ыргаклар икедән артмаска тиеш.
Мондый чикләүләр балыклар уылдык чәчкән чорда уңайлы шартлар булдыру һәм сулыкларны балык запасы белән тулыландыру максатында кертелә. Уылдык чәчү чорында сулыкларда, күлләрдә, сусаклагычларда һәм аларның кушылдыкларында моторлы көймәләрдә хәрәкәт итү дә тыела.
Югарыда күрсәтелгән ике ай эчендә төбәкнең Экология министрлыгы хезмәткәрләре сулыкларда контрольне көчәйтәчәк. Шул ук вакытта полиция, Рыбоохрана хезмәткәрләре дә оператив рейдлар оештырачак. Балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җәзасы каралган. Мәсәлән, балыкны ятьмә ярдәмендә тотучыга 5 мең сумгача штраф салынуы ихтимал. Су-биологик ресурсларга зур зыян салынган очракта хокук бозучыларны җинаять җаваплылыгына тарттыру өчен материаллар тикшерү органнарына җибәрелә.
Сулыкларда браконьерлык очраклары турында Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 144/3 адресы буенча БР буенча су биоресурсларына дәүләт контроле, күзәтү һәм саклау бүлегенә (телефон: 8(347) 246-07-08), яисә Русия МВДның Благовар районы буенча бүлегенә 2-22-02 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.
Р.Сунчалин, Русия МВДның Благовар районы буенча бүлекнең ГД дознавателе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны.
Читайте нас: