Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
30 март 2018, 11:14

Мәрхүм әтисе өчен пенсия алган

Район прокуроры 37 яшьлек хатынга карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү заключениесен раслады.

Район прокуроры 37 яшьлек хатынга карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү заключениесен раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 159.2 мәддәсе 1 өлешендә каралган җинаятьне (түләү алуда мошенниклык кылу, ягъни пособие, компенсация, субсидия һәм башка социаль түләүләр алганда ялган һәм (яисә) дөрес булмаган мәгълүмат тапшыру юлы белән акча урлау) кылуда гаепләнә.
Тикшерүдән күренүенчә, гаепләнүче, гр. Т.ның (әтисенең) картлык буенча пенсия рәвешендә социаль түләүләр күчерелгән банк картасына законсыз рәвештә хуҗа булып, аның вафат булуын белә торып, 2016 елның октябреннән 2017 елның маена кадәр картадан акча алган һәм аны үз ихтыяҗларында файдаланган. Хатын әтисенең вафаты турында дәүләт органнарына хәбәр итмәгән. Ул законсыз рәвештә үзләштергән сумма 30 мең сумнан күбрәк тәшкил итә.
Җинаять эшен тикшерү барышында хатын үзенең гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше артабан тикшерү өчен судка тапшырылды.
Р.НАГАЕВ, район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: