Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
30 март 2018, 11:27

Алимент түләмәүчеләргә уйланыр урын бар

Агымдагы елда Федераль суд приставлары хезмәтенең БР буенча идарәсенең район бүлеге балаларын карауга акча түләмәүче бурычлыларга карата 4 җинаять эше ачты.

Агымдагы елда Федераль суд приставлары хезмәтенең БР буенча идарәсенең район бүлеге балаларын карауга акча түләмәүче бурычлыларга карата 4 җинаять эше ачты.
2016 елның 15 июленнән алимент түләмәүчеләргә карата РФ КоАПның 5.35.1 мәддәсе буенча административ юрисдикция положениеләре кулланыла. Анда йөз илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яисә уннан унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу яисә егерме мең сумга кадәр административ штраф салу рәвешендә җәза бирү каралган. Әгәр административ тәэсир итү чарасы ярдәм итмәсә, ике ай үткәч алимент буенча бурычлы кешене җинаять җаваплылыгына тарттыралар.
РФ Җинаять кодексының 157 мәддәсенә ярашлы бер елга кадәр холык төзәтү эшләре, яисә өч айга кадәр кулга алу, яисә бер елга иректән мәхрүм итү каралган. Мәсәлән, мартта алимент буенча бурычы җыелган бер кешегә карата РФ Җинаять кодексының 157 мәддә 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды, эш әлеге вакытта район бүлеге дознавателе тикшерүендә. Җинаять ачуга китергән сәбәпләр: бурычлыга карата алимент түләү турында башкару производствосы кузгатылган иде, аңа ярашлы ул бөтен төр хезмәт хакының яисә башка кеременең икедән бер өлешен балигъ булмаган өч баласын карауга түләргә тиеш булды. Әмма бурычлы эшкә дә урнашмаган, алиментны да түләмәгән, шуңа аңа карата РФ КоАПның 5.35.1 мәддәсе буенча административ протокол төзелә.
Мировой судья бурычлыны административ хокук бозуда гаепле дип тапты һәм 100 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә административ җаваплылыкка тарттырды. Әмма хәсрәт-ата моннан соң да эшкә урнашырга һәм алимент түләргә уйламый. Ахыр чиктә аңа карата җинаять эше ачалар.
Федераль суд приставлары хезмәтенең БР буенча идарәсе исегезгә төшерә, башкару производствосы башлану көне, бурыч суммасы, башкару документындагы таләпләр, суд приставлары подразлениесенең адресы һәм башка кирәкле мәгълүматларны www.r02.fssprus.ru сайтында “Башкару производстволарының мәгълүмат банкы” бүлегендә алырга мөмкин.
Руслан Гыйзетдинов, суд приставларының район бүлеге начальнигы - өлкән суд приставы.
Читайте нас: