Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
2 ноябрь 2017, 12:25

Пособиеләрне вакытында түләгез

Район прокуратурасы Узыбаш авылында яшәүче ханым мөрәҗәгате буенча “Т.” ҖЧҖ эшчәнлегендә закон үтәлешен тикшерде.

Аның барышында РФ Хезмәт кодексының 255 мәддәсенең һәм “Вакытлыча эшкә яраксызлык һәм бала тәрбияләүгә бәйле очракта мотлак социаль страховкалау турында” Федераль законның 15 мәддәсенең 1 өлеше, ягъни бала тәрбияләү буенча мотлак пособиеләрне вакытында түләү тәртибе бозылуы ачыкланды.
Район прокуроры “Т.” ҖЧҖ җитәкчесе исеменә хезмәт законын бозуны бетерү турында представление җибәрде, РФ Административ хокук бозулар турында Кодексның 5.27 мәддәсенең 6 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды, материаллар БР Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.
Читайте нас: