Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
2 ноябрь 2017, 12:27

Калдыкларны юк итү мөһим экологик мәсьәлә булып кала

Район прокуратурасы агач эшкәртү белән шөгыльләнүче 3 малтабарның эшчәнлеген тикшерде, аның барышында “Тирә-юнь мохитне саклау турында” Федераль законның 51 мәддәсе, “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” Федераль законның 19 мәддәсе, атап әйткәндә, җитештерү калдыкларын җыю, туплау һәм юк итү тәртибе бозылуы ачыкланды.

Район прокуроры малтабарларга карата табигатьне саклау законын бозуны бетерү турында 3 представление җибәрде, РФ Административ хокук бозулар турында Кодексның 8.2 мәддәсендә каралган административ хокук бозу турында 3 эш кузгатылды, алар тикшерү өчен Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына җибәрелде.
Р.Нагаев,
район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: