Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март 2021, 22:03

Мошенниклар ничек алдый?

РФ гражданнары озак вакыт инде картадан акча урларга маташучы мошенниклар һөҗүменә дучар. Кагыйдә буларак, бу явыз ниятле кешеләр шалтыратканда үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыра. Шуның белән бергә телефоныгызга килгән шалтыратуларда банк номеры булса да, бу кредит оешмасыннан шалтыраталар дигән сүз түгел. Әгәр аларның соравында картагызның мәгълүматларын яисә аның парольләрен әйтегез дигән сүзләр булса, бу шунда ук шик уятырга тиеш.

Сүз банк клиентларына хәвефсезлек хезмәте исеменнән шалтыратучы мошенниклар турында бара. Алар кешеләрнең югалып һәм куркып калуыннан файдаланып, алдау юлы белән карта исәпләренең мәгълүматларын, код сүзләрен, CVV-кодларын, бер тапкыр килә торган смс-хәбәрләрдәге код саннарын сорап алалар. Мондый шалтыратуларның максаты – исәпкә керү һәм клиентның акчасын алу. Еш кына мошенниклар аңлаешсыз номерлардан шалтырата, ягъни аларның сезнең банктанмы юкмы икәнен билгеләве авыр.
Мәсәлән, шундый саннар чыга: 495-068-ХХ-ХХ. Гадәти шәһәр телефон саннары да сыман, ә банкта алар күп булуы ихтимал. Кайвакыт “югары пилотаж” шалтыратулары булырга мөмкин – ягъни клиентка шалтыраткан номер банк номеры булып күренә. Бу очракта номерны алыштыруның үтә нечкә программасы эшли, ягъни әгәр сезнең телефонга банк номеры буларак язылган номердан шалтырату килсә дә, телефон чымының теге очындагы әңгәмәдәшнең сорауларына җавап бирергә ашыгырга ярамый.
Банк хезмәткәре исеменнән шалтыратуларның мошенниклар арасында иң популяр ысулларның берсе булуын һәрчак истә тоту зарур. Шалтыраткан кешеләр һәрчак ифрат ягымлы һәм әдәпле сөйләшәләр. Сезгә исем һәм әтиегезнең исеме белән дәшәләр. Алар, димәк, клиент турында күп кенә мәгълүматлар булган базаны кулга төшергәннәр. Бу базаны банктан гына алып була дип уйламагыз – еш кына без үзебез дә персональ мәгълүматларыбызны явыз ниятле кешеләр күз алдында калдырып китәбез. Шуңа теге яки бу учреждениеләрдә паспортыгыз мәгълүматларын бик калдырырга тырышмагыз. Гадәттә шалтыратучылар клиентны “йомшак кына” куркыталар. Әле генә картагыздан акча күчерелде, янәсе. Шундый-шундый суммада акча күчердегезме? дип сорыйлар. Алар әйткән сумма зур – 100 мең сумнан күбрәк, шулай ук бәләкәй – 1-3 мең сум булырга мөмкин. Һичкөтмәгәндә шундый сүзләр ишеткән клиент гадәттә, юк, дип җавап бирә. Азак мошенниклар сездән персональ мәгълүматларыгызны сорарга керешәчәк. Шуның белән бергә клиентны ашыктыра һәм куркыта башлаячаклар – күчерелүче акчаны блокта озак тота алмыйбыз, сезнең күп дигәндә бер яисә биш минут вакытыгыз калды, янәсе. Шул рәвешле сезгә теләсә нинди басым ясый башласалар, озакка сузмыйча трубканы салыгыз. Банктан шалтыратуларына шикләнсәгез, шунда ук сөйләшүне өзәргә һәм картагызның арткы ягында күрсәтелгән телефон саннары буенча банкка шалтыратып сорарга кирәк. Аннан тыш, шикле шалтыратуны өзеп, банкның телефон саннарын кулдан җыюың хәерле, гәрчә безнең заманда ничек кенә сәер яңгыраса да. Чөнки әгәр банктан шалтыраттылар шикелле дип уйлаган номер буенча шалтыратсагыз, шул ук мошенникларга эләгүегез ихтимал.
Тормыштан алынган мошенниклык мисалы:
Гр.А.ның +7 937 ХХХ ХХ ХХ абонент номерына +7499ХХХХХХХ абонент номерыннан бер таныш булмаган ир шалтырата һәм үзен “Русиянең Саклык банкы” җәмгыятенең хәвефсезлек бүлеге хезмәткәре дип таныштыра. Арытаба ул А.га, аның шәхси исәбенә отыш акчасын күчерү өчен, “Саклык банкы Онлайн” мобиль кушымтасында теркәлү гамәлләре башкарырга кирәклеген аңлата.
Гр.А. уяулыгын югалтып билгесез кеше кушканнарны үти һәм үзенең “Саклык банкы” җәмгыяте картасыннан 11 мең сум акчаны аңа күчерә. Нәтиҗәдә шалтыратучы ир акчаны урлап югала һәм шалтыратуларга җавап бирми.
Тагын бер исегезгә төшерәбез, әгәр сезгә чынлап торып банк хезмәткәрләре шалтыратса, алар сезне карта номеры буенча түгел, ә банкта булган мәгълүматлар буенча тикшерәчәк.
А.Арысланов, Русия Эчке эшләр министрлыгының Благовар районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары – тикшерү төркеме җитәкчесе юстиция майоры.
Фото: topnews.ru
Читайте нас: