Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март 2021, 20:10

Бәрсүәндә су булырмы?

Бәрсүән авылында район хакимияте башлыгы Марат Йосыпов катнашлыгында гражданнар җыены узды.

Район җитәкчесе белән очрашуга туган авыллары язмышына битараф булмаучылар килде. Авыл халкын борчыган төп мәсьәләләрнең берсе – су белән тәэмин итүнең начар хәлдә булуы. Кызганычка каршы, бу әлеге авылга гына хас проблема түгел. Район башлыгы эшнең төгәл планын сызып, су белән тәэмин итү мәсьәләләрен эзмә- эзлекле хәл кылырга омтыла. Быел Языково, Благовар, Иске Күчәрбай кебек зур авылларда суүткәрү системаларын ремонтлау һәм проектлау башланган.
— Бәрсүән авылында яшәүчеләр өчен дә өлгереп җиткән проблеманы хәл итү юлын табарга тырышачакбыз, — дип билгеләде район җитәкчесе халык җыенында. — Бүген авылда яшәүчеләрнең инициатива күрсәтүе, авыл тормышында турыдан-туры катнашуы мөһим. Көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә уртак тырышлык белән генә теләгән нәтиҗәләргә ирешеп булачак.

Читайте нас: