Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 март 2021, 19:21

Гәзиткә — 86 яшь

Кадерле дуслар! 18 мартта район гәзитенең туган көне булды. Бөтен җирдә компьютерлаштыру баруга карамастан, “Благовар хәбәрләре” заман белән бер адымда алга атлавын, үсүен дәвам итә.

Бүген аның басма версиясеннән тыш, үз сайты, барлык популяр социаль челтәрләрдә төркемнәре бар. Анда безнең күпсанлы дусларыбыз язмаларыбызны укып бара, аларның күпләре районнан читтә, илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә яши. Без аларны кече туган илләре белән бәйләүче звено булып торуыбызга шатбыз. Һәм гәзит һәм сайт контенты актуаль, кызыклы һәм күпкырлы булсын өчен тырышабыз.
Туган көндә бүләк бирү гадәте бар. Менә элекке хезмәттәшебез һәм даими укучыбыз Языково авылыннан Г.Фәрхетдинова да гәзиткә үз куллары белән ясаган матур бүләк тапшырды. Анда төрле төстәге сәйләннәр белән гәзитнең узган еллардагы исемнәре: “Сталин юлы” (“Сталинский путь”), “Хезмәт байрагы”, “Благовар хәбәрләре” – язылган. Рәхмәт! Арытаба да безнең белән калыгыз!
Читайте нас: