Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 март 2021, 19:38

“Бурычлы” операциясе бара

Район территориясендә мартның 22сеннән 29ына кадәр суд приставлары хезмәте белән берлектә “Бурычлы” комплекслы профилактика чарасы үткәрелә.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең эше административ штрафны законда билгеләнгән вакытта түләмәүчеләрне ачыклау һәм административ җаваплылыкка тарттыруга юнәлтелгән.
Административ хокук бозулар турында Кодексның 32.2 мәддәсенә ярашлы, административ штрафны җавапка тарттырылган кеше административ штраф салу турында карар көченә кергән көннән соң 60 көннән соңга калмыйча түләргә тиеш.
Штрафны күрсәтелгән вакытта түләү турында документ булмаган очракта бурычлы кешегә карата РФ КоАПның 20.25 мәддә 1 өлешендә каралган административ хокук бозу турында протокол төзелә. Мәгълүм мәддә түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтә күләмендә, әмма бер мең сумнан ким түгел, штраф салу яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү рәвешендә административ җаваплылык билгеләүне күздә тота. РФ КоАПның 20.25 мәддә 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш судта карала.
Административ штрафны түләмәү икенче хокук бозуга китерә – штрафны түләү вакыты үткән бурычлы ике хокук бозган дип санала. Беренчесе – штраф билгеләнгән хокук бозу, икенчесе – РФ КоАПның 20.25 мәддә 1 өлешендә каралган хокук бозу. Шуңа 500 сум штраф күпме ни ул дип тынычланырга ярамый. Моның суд тикшерүләренә китерүе ихтимал. РФ КоАПның 20.25 мәддәсе буенча административ җаваплылыкка тарттырылуы гаеплене моңа кадәр салынган штрафны түләүдән коткармый, димәк, штраф күләме ике тапкырга арта дигән сүз (төп штраф суммасы плюс аны түләмәгән өчен җәза).
Кабатлап әйтәбез: җәзадан котылу юлы юк, түләнмәгән штраф өчен иртәме-соңмы барыбер җавап бирергә туры киләчәк. Административ штрафны түләмәгән өчен ике һәм аннан күбрәк тапкыр җаваплылыкка тарттырылган һәм бурычларын капларга ашыкмаган хокук бозучылар, шуны белегез, штрафны берничек тә түләми кала алмыйсыз. Чөнки административ штраф салу турында карар законлы көченә кергәннән соң ике ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Һәр протокол “Административ практика” республика мәгълүматлар базасына кертелә.
Штраф түләү өчен банк реквизитларын, хокук бозу турында мәгълүматны БР, Благовар районы, Языково авылы, Ленин урамы, 81 адресы буенча (36нчы каб.) алырга мөмкин. Тел.8(34747) 2-22-51.
Ю.Галләмова, административ законны үтәү буенча өлкән инспектор полиция лейтенанты.
Фото: moyaokruga.ru
Читайте нас: